Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйның әнисенә улының җәсәден күрсәткәннәр, ләкин бирмиләр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Людмила Навальная сүзләренчә, улын яшерен рәвештә җирләттермәкче булалар.

Алексей Навальныйның үлеменә бер атна узуга карамастан, сәясәтнең җәсаде әле дә туганнарына тапшырылмаган. Кичә Навальныйның әнисенә улының мәетен күрсәткәннәр. Бу хакта ул видеомөрәҗәгатьтә әйтте. Ананың сүзләренчә, Алексейны яшерен генә җирләмәкче булалар.

"Кануни яктан алар миңа Алексейның гәүдәсен бирергә тиеш булсалар да, әлегә кадәр моны эшләмәделә. Киресенчә, алар мине шантажлыйлар, Алексей кайда, кайчан һәм ничек күмелергә тиеш дигән шартлар куялар. Бу канунсыз. Алар моның яшерен рәвештә, хушлашмыйча гына эшләнүен телиләр. Мине зиратка, яңа кабергә алып килеп: "Монда сезнең улыгыз ята" димәкчеләр. Мин моңа ризалаша алмыйм", диде Людмила Навальная.

Аның әйтүенчә, һәр теләгән кешенең дә Алексей белән хушлашу мөмкинлеге булырга тиеш.

Ана әйтүенчә, тикшерүчеләр яшерен җеназага ризалашмаса, Алексейның җәсаде белән "нәрсәдер эшләтү" белән янаганнар.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • 20 февральдә Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп Русия президенты Владимир Путинга видео чыгарды. ладимир Путин, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсьәләне хәл итү сездән генә тора. Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек биргез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", диде ул. Путин сүзчесе Дмитрий Песков бу "Кремль эше түгел", диде.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG