Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный җирләнәчәк Борисов зиратында сакны көчәйткәннәр


Зират янындагы "Борисово" метро станциясе янына ике-өч кешедән торган полиция патрульләре куелган. Һәр фонарьгә күзәтү камералары эленгән, тимер киртәләр әзерләнгән. Зиратның үзенә полиция кешеләрне бары тик паспорт белән генә кертә, аларга нәрсә өчен килүеңне сөйләргә кирәк, диелә.

Иртәгә, 1 мартта оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны җирләү ниятләнә торган Борисов зиратында сакны көчәйткәннәр.

Зират янындагы "Борисово" метро станциясе янына ике-өч кешедән торган полиция патрульләре куелган. Һәр фонарьгә күзәтү камералары эленгән, тимер киртәләр әзерләнгән, дип җиткерде RusNews һәм фото белән видеолар чыгарды.

Зиратның үзенә полиция кешеләрне бары тик паспорт белән генә кертә, аларга нәрсә өчен килүеңне сөйләргә кирәк, дип яза "Можем объяснить" Telegram-каналы да.

Полиция хезмәткәрләре шәхси әйберләрне тикшерә, моны "террорчы операцияләрне булдырмау өчен" дип аңлата диелә.

Навальный белән хушлашу ул туып-үскән һәм яшәгән Марьино районындагы "Утоли моя печали" чиркәвендә булачак. Аннары аны Борисов зиратында җирләячәкләр.

Элегрәк медиа хакимиятләр Навальныйның Путин юлламасы көнендә җирләнүен теләми, дип язды. Кремль җирләү эшләре митингка яки протестларга әйләнергә мөмкин дип борчыла, ә Путин юллама белән чыгыш ясар алдыннан вазгыять "мөмкин кадәр тыныч" булырга тиеш, диелә.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан.
  • Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.
  • Навальныйның җәсәден әнисенә 24 февральдә генә тапшырдылар. "Алексей лаек булган һәм аның гаиләсе теләгән хушлашуга хакимиятләр комачаулармы, анысын белмибез", диде Ярмыш. Ул Навальныйның җәсәден туганнарына тапшыруны таләп итеп чыгышлар ясаучыларга рәхмәтен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG