Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиазона: "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрне "кораллы каршылык күрсәтүдә" гаеплиләр


Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән каршылык чарасы
Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән каршылык чарасы

"Медиазона" мәгълүматынча, моңарчы сәяси протестлардан соң ачылган "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эшләрендә мондый сүзләр белән гаепләү очрамаган.

"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрне "кораллы каршылык күрсәтүдә" гаеплиләр. Тикшерү комитетында янәсе алар "корал сыйфатында" ташлар, таяклар һәм тимерчыбыклар кулланган дип саныйлар. Бу хакта тикшерү материалларын өйрәнеп "Медиазона" яза.

Протест белдерүчеләр "милекне" юк иткән, "тирә-яктагыларга куркыныч тудыручы башка предметлар кулланган" һәм куәт оешмалары вәкилләренә "кораллы каршылык күрсәткән", дип саный тикшерү. Җинаять эше ачу карарында демонстрациядә катнашучылар "корал сыйфатында ташлар, агач таяклар, тимерчыбыклар кулланды" диелә.

"Медиазона" мәгълүматынча, моңарчы сәяси протестлардан соң ачылган "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эшләрендә мондый сүзләр белән гаепләү очрамаган.

Мәсәлән, 2018-2019 елларда ингушлар күрше Чечняга үз республика җирләренең бер өлешен бирүгә каршылык белдергәндә һәм 2020 елда Төньяк Осетиядә коронавирус чикләүләреннән соң оештырылган чарада да протест белдерүчеләрне куәт оешмалары вәкилләре ягына таш атуда гаепләгәннәр. Әмма ул чакта полициягә "көч белән" яки "физик" каршылык күрсәтелде дип әйтелгән.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG