Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар ясау сыйныфлары булачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моның өчен Татарстанда 84 мөгалим әзерләнәчәк. 

Бу елның июль аена кадәр Татарстанның 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус белем йортында махсус сыйныфлар барлыкка киләчәк, алардда балалар пилотсыз очкычлар уйлап табачак һәм аларны проектлаштырачак. Бу хакта Татарстан хөкүмәте карары бар, ул республиканың хокукый мәгълүмат сайтында чыкты.

23 белем бирү программы әзерләү һәм 560 укучыны укыту ниятләнә. Моның өчен Татарстанда 84 мөгалим әзерләнәчәк.

Пилотсыз очкыч ясау сыйныфлары Казанның - биш, Яшел Үзәннең - биш, Чаллының ике мәктәбендә ачыла. Моннан тыш алар Иннополис, Бөгелмә, Болгар, Лаеш районының Усады авылындагы һәм Столбищедагы мәктәпләрдә булачак.

  • Былтыр март аенда пилотсыз очкыч җитештерү һәм сатучы ширкәтләр Русия мәктәп програмына пилотсыз очкычлар дәресләре кертергә тәкъдим иткән иде. Теория укыту гына түгел, гамәли тәҗрибә бирү дә тәкъдим ителде. Әгәр мәктәпләрдә мондый дәресләр кертелсә, бу Русиягә авиация өлкәсендә кадрлар суверенитетына ирешергә мөмкинлек бирәчәк диелде.
  • Сентябрьдә исә Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә плиотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен карый башлады.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG