Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре туктатылган


Коткару эшләре
Коткару эшләре

Биредә шахта җимерелеп 13 кеше, шул исәптән Башкортстанның биш вахтачысы да эчтә калган иде.

Яңа борауланган тишекләрдән күренгәнчә, эшчеләр була алган урын тау калдыклары һәм су белән тулган.

Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктатылган.

25 мартта коткаручылар мәгъдәнлек шахтасына су тулган булырга мөмкин дип әйткән иде инде. Мәгъдәнлек вәкиле Роман Сорокин су тулган дип ныклы ышаныч белән әйтеп булмый, чөнки коткаручылар шахтага төшә алу өчен тишекләр бораулавын дәвам итә, дип белдерде. Шул ук көнне мәгъдәнлек җитәкчесе Алексей Бирюковны кулга алдылар. 27 мартта аңа гаепләү белдерелде.

Тикшерү фикеренчә, Бирюков шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган. Су карьердагы бер диварны җимергән. Мәхкәмә Бирюковны тикшерү барган вакытка сак астына алды.

Шул ук вакытта "Пионер" шахтасы җимереклекләре астында ятучы Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын искәртә. Мәсәлән берсенең хатыны "АиФ" басмасына мәгъдәнлек белән бәйле бөтен яңалыкларны медиадан беләм, республика хакимиятләре безнең белән элемтәгә чыкмады дигән.

  • "Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде.
  • "Башинформ" язуынча, алар Э.Р. Вәлиханов, О.М. Симонов, В.О. Николаев, Р.Р. Шәрипов һәм Ю.А. Марков калган була ала. Биш кешенең дүртесе - Сибайдан, берсе - Учалыдан, 31-48 яшьлек ирләрнең барысы да машинист булып эшләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG