Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстаннан контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән ирне хәрби җитәкчеләре җәфалаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дрон һөҗүмендә ирнең аягы яраланган. Хәрби җитәкчеләре исә аннан "үземне үзем яраладым" дигән сүзләр әйттерергә теләгән һәм ач тотып, кыйнап, агачка бәйләп куеп азаплаган, дип яза Astra.

Татарстанның Сабар районы Шәмәрдән бистәсеннән 37 яшьлек Ришат Шәкүров былтыр җәй көне Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм Украинадагы сугышка киткән.

Быел 20 майда пилотсыз очкыч һөҗүм иткән вакытта ирнең аягы яралана. Апасы Astra басмаcына сөйләвенчә, яраланганнан соң хәрбине дәваламыйлар.

Һоспитальгә җибәрәсе урынга, Шәкүровны 37нче полк штабына алып китәләр һәм җәфалыйлар, дип яза басма. Үземне-үзем яраладым, дигән сүзләрне әйттерү өчен аны агачка бәйләп куйганнар, ач тотканнар һәм кыйнаганнар диелә. Апасы энесен коткара алган: прокуратурага шикаять иткәннән соң хәрбине башта җибәргәннәр. Тик яраланган булуына карамастан кабат сугышка керткәннәр.

Шәкүров белән бергә хезмәт иткән хәрбиләр әйтүенчә, алгы сафка кабат кайтарылганнан соң ул хәрби бүлекчәдән качып китмәкче булган, тик аны тотканнар, дип яза Astra. Шушы гамәле өчен аны кимендә 13 көн чокырда тотканнар диелә. Басма ирнең чокырда тотылуының фотосын да чыгарды. Шәкүровка биредә утырган чакта су да, ризык та, бәдрәфкә йөрергә дә бирмәгәннәр.

9 июль көнне исә, аны фетнәчел Луһански өлкәсендәге Зайцево авылындагы бинада урнашкан идән астына алып киткәннәр. Шул вакыттан бирле аның хәле, кайда булуы турында бер хәбәр дә юк диелә.

Шәкүровның апасы Astra басмасына сөйләгәннәренең чын булуын раслау өчен туганының медицина белешмәсен, аның хезмәттәшләре белән язышканнарын тапшырган. Шулай ук ул энесе белән телефоннан сөйләшүен яздырып барган, бу язмада ир үзен ничек җәфалаулары турында сөйли диелә.

  • Зайцево авылындагы идән астында сугышудан баш тартучылар тотыла. Бу урын хакында медиа күптән язып килде. Былтыр ноябрьдә монда Беренче каналның элекке хәбәрчесе Илья Андреевны да ябып тотканнар иде.
  • Элегрәк Русиянең Украинадагы сугышта булып кайткан берничә хәрбие хәрби җитәкчеләренең үзләренә каршы кылган җинаятьләре турында Русия тикшерү комитетына гариза язып тапшырган иде.
  • Алар 2022 елның августында саклану министрлыгы белән контракт төзүләрен һәм Мәскәүдәге хәрби бүлекчәләрнең берсендә хезмәт итүләрен сөйли. Соңрак аларны Украинадагы сугышка җибәргәннәр, әмма сугышка баргач алар медицина белән тәэмин итү, матди тәэмин итүләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күреп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан.
  • Шуннан соң ирләр үзләрен фетнәчел Луһански өлкәсенең Зайцево авылындагы бинада идән астына ябып куюларын сөйли. Алар белән бергә биредә сугышудан баш тарткан тагын берничә йөз русияле дә булган диелә. Ирләрне берничә атна ябуда һәм начар шартларда (әйтик тиешенчә ашатмыйча) тотканнар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG