Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда БРИКС илләре арасында Коръән бәйгесе узачак


Казанда БРИКС уеннары, архив фотосы
Казанда БРИКС уеннары, архив фотосы

Шулай ук дини програм кысаларында мигрантларга “ничек үзләрен тотарга кирәклеген” аңлатачаклар.

24 июльдә Казанда БРИКС илләренең Изге Коръән премиясенә бәйге узачак. Бу хакта бүген Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Әббәсов "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

— Коръәни Кәримне яттан уку түгел, аны матур итеп тәҗвид белән уку номинациясендә узачак. Безнең 22 дәүләттән кунакларыбыз килә. Беренче чиратта, БРИКС илләре. Аннары ислам дәүләтләреннән теләүчеләр күп булды. Без ислам илләре белән күп эшлибез, бу чарага Бразилия, Һиндстан, Кытай мөселманнары да киләчәк, — диде ул.

Беренче урынга 7 мең доллар, икенчегә — 5 мең, өченче урын яулаучыга — 3 мең доллар бирү каралган. Коръән уку бәйгесенә керү бушлай булачак. Русияне Сарытауда яшәүче 23 яшьлек Ясир Додарбеков тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, дини чаралар кысаларында 25 июльдә фәнни-илаһият конференциясе узачак. Анда сүз мигрантлар турында барачак. Аерым алганда, дин әһелләре читтән килүчеләргә дәүләттә "үзләрен дин кушканча дөрес итеп тотарга чакырачак". Шул ук көнне Милли китапханәдә Яшьләр форумы узар дип көтелә.

26 июльдә исә, дин әһелләре резолюция кабул итәргә җыена. "Анда күп полярлык, яшьләрне экстремистик, террористик, радикаль фикерләрдән ерак тоту һәм гаилә кыйммәтләрен саклау турында әйтеләчәк", диде Рушан Әббәсов.

  • 2024 елның көзендә БРИКС җыены Казанда узачак. Аның кысаларында Татарстанда төрле чаралар оештырыла.
  • Җәй башында Казанда БРИКС уеннары узды. Бу ярышларны дөнья танымады, анда оста спортчылар килмәде, ләкин уеннарда татар көрәшен күреп булды.
  • Саммит вакытында КФУ студентларын тулай тораклардан чыгарачаклар. Аларның торакларында җәмәгать тәртибен саклаячак куәт оешмасы вәкилләре яшәячәк. Бу студентларда ризасызлык уятты.

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG