Баймак районын бүген ике сугыш арасында калган район дип атарга була: бер яктан, аның иң көчле ир-егетләре күпләп Украина сугышында кырыла, икенче яктан, халыкка каршы эчке сугыш алып барыла. Эчке сугыш дигәндә, кешеләрнең экологик каза йогынтысында яшәргә мәҗбүр булуы, ә моңа каршы көрәшүеләрнең хакимият һәм куәт оешмалары басымы астында яшәве, дип аңларга кирәк. Бер сүз белән Баймакны бүген Башкортстанның "үги районы" дип атарга мөмкин. Нигездә башкортлар яшәгән төбәк бүген иң кыерсытылганы да, иң хокуксызы да.
Азатлык Радиосы Башкортстанның Украина сугышында иң күп ир-егетен югалткан районнарны барлавын дәвам итә. Баймак, Учалыдан соң, авыл тормышы белән көн күрүче районнар арасында үлемнәр саны күп булган районнарның берсе санала. Безнең хисапка күрә, Баймакта кимендә 120дән артык кеше сугышта үлгән.
Сугыш башланганнан соң Русиядә иң зур протест оештырган Баймак районында ничек көн күрәләр? Былтыргы вакыйлардан соң нинди үзгәрешләр бар? Ни өчен биредә гомер озынлыгы кыскара? Күпме хезмәт хакы алалар?..
Баймакта халык 10 елга азрак яши
2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Баймак районында 54 946 кеше яши, шул исәптән Баймак шәһәрендә — 17 833. Соңгы ике җанисәп арасында районда халык саны 6,2%-ка, яки 3 626 кешегә кимегән.
Аеруча, узган ел демография кискенләшкән: туучылар 11,1%-ка кимегән, үлемнәр — 16,2%-ка арткан.
Рәсми саннарга караганда, гомер озынлыгы 64,5 елдан 62,6 елга төшкән. Сүз уңаеннан, Башкортстанда уртача гомер озынлыгы — 72 елны тәшкил итә. Шушы саннан чыгып, Баймакта яшәүчеләр республика халкыннан 10 елга азрак яшәвен аңларга мөмкин.
Баймак районы халкының төп өлешен — 87,7%-тан күбрәген башкортлар тәшкил итә. Урыслар саны — 9,8%, татарлар — 1,6%. Шулай да соңгы өч дистә елда татарлар саны өч тапкырга кимегән. 1989 елда — 2 863 татар яшәгән булса, 2021 елда аларның саны — 894-кә калган.
Хезмәт хакын 20 меңгә азрак алалар
Баймак районы алтында утыруына карамастан, халык түбән хезмәт хакы алып яши. 2024 елның 9 аена булган рәсми мәгълүматка күрә, уртача рәсми хезмәт хакы 45,9 мең сумны тәшкил иткән. Бу Башкортстандагы күрсәткечтән 29,4%-ка азрак. Баймакта республика халкыннан караганда 20 мең сумга азрак алалар.
Баймак белән күрше районнарда халыкның кереме төрле. Зилаер һәм Бөрҗәндә халык тагын да азрак хезмәт хакы алып яши. Ә менә күрше Хәйбулла районында — 74 мең сум, Әбҗәлилдә — 51 мең сум алалар.
Баймак районында ел башыннан 96 вакансия эленгән. Анда уртача хезмәт хаклары 25-40 мең сум тирәсендә йөри. Бу нигездә укытучылар, бюджет хезмәткәрләренә вакансияләр.
Табиблар җитми
Рәсмиләр Баймак район Үзәк хастаханәсенә узган ел 17 табиб һәм 32 шәфкать туташын эшкә алуы турында хисап бирде. Авылларга да 14 табиб җәлеп ителгән. Әмма медицина хезмәткәрләренә булган кытлыкны хәл итә алмаган.
Бүген Баймак районына аеурча терапевтлар, педиатрлар, офтальмолог һәм акушер-гинекологлар җитми.
Мәсәлән, Үзәк хастаханә хәзер 12 хезмәткәр эзли. Табибларга 27,6 мең сумнан 50 мең сумга кадәр түләргә әзерләр. Шәфкать туташына — 25-30 мең, җыештыручыга — 25,8 мең сум.
Алтын — читләр кулында
Баймак районы үзенең табигый байлыклар белән бай. Биредә алтын, бакыр, марганец һәм башка тимерләр һәм минераллар табыла. Районда эре карьерлар Баймак һәм Сибай шәһәрләрендә урнашкан. Сибай районы Баймак районына кермәсә дә, ул район эчендә урнашкан һәм аның икътисады бер-берсенә бәйле.
Районда төп җитештерүчеләрнең берсе — Баймак литье-механика ширкәте. Алар 2022 елда ике тапкырга күбрәк тауар җитештердек дип белдерде. Бу, янәсе, импортны алыштыру аркасында эшләнде диелде. Заводта тау сәнәгате өчен насослар ясыйлар, тимер конструкцияләр, махсус техника өчен детальләр, төзелеш һәм сәнәгать өчен кирәкле тауарлар җитештерәләр. Ширкәт Башкортстан карамагында түгел, ул тулысынча Чиләбе эшмәкәрләре кулына күчкән.
Баймактагы икенче зур оешма — "Семеновский рудник". Ул Башкортстанда алтын һәм башка байлыклар чыгару белән шөгыльләнә. Экологик проблемнар еш кына шушы завод белән бәйле. Сугыш башлану белән ике ел дәвамында оешманың табышы кимегән.
Моңа кадәр мәгълүмат чаралары "Семеновский рудник" оешмасы Кипрның "Ralmor Enterprises Ltd" һәм "Kuznetskiy Alatau Investors Holding Ltd" ширкәтләренә буйсынуы турында язган иде.
Районда һава һәм экология шартлары авыл хуҗалыгына зур зыян китерә. Шулай да биредә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр күп. Былтыр ашлык җыеп алу 8,1%-ка арткан, ләкин уңыш гектарына 21,1 центнер гына булган. Моны зур уңыш дип әйтүе кыен.
Иң күп ат асраучылар да — Баймакта. Нәкъ монда 2022 елдан башлап "Башкорт аты" халыкара фестивале уза. Шулай ук төбәктә кымыз да җитештерәләр.
Сусызлыктан интегү һәм терлекләрне яндыру…
Барлык проблемнар артында экология ята. Ят хуҗалар табигый байлыкларны эшкәртеп ала һәм табигатькә зыян китерә, бу халыкның саулыгына, аларның төп кереме — терлеккә китереп суга һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудыра.
2018-2019 елда Сибай шәһәре янынданы карьерда каза булды. Учалы тау баектыру комбинатының күмер базында мәгъдән пыскып янып, һава күкерт диоксиды белән агуланды.
Халык туган балалар арасында аллергияле һәм төрле авыруларга бирешүчеләр сабыйлар күбәюенә зарланды. Шул ук вакытта бу турыда сөйләүче тикшеренүләр юк.
2021 елда Баймак районының Беренче Төркмән авылында мөгезле эре терлекнең төерле дерматит белән авыру очраклары теркәлде. Район хакимияте бу авылдагы бар терлекне яндырырга карар итте. Авыл халкы бу алтын чыгаручыларга җир кирәк булганга китереп чыгарылган махсус эпидемия дип исәпләде.
Төркмән авылы — зур авыл, анда бер меңнән артык кеше яши. Күпчелек хуҗалык өчен яшәүнең төп чыганагы терлек иде: хуҗалыкта ике-өч сыер асрыйлар. Халык сөт, ит сатып көн итте, балаларын да шуның акчасына ашатты, киендерде, укытты.
Басайда да экологик проблемнардан, беренче чиратта, сусызлыктан зарландылар.
— Алтын юуучылар суны, артезиан коесы тишеп, тирәннәнрәк ала, башка су юк бит. Алар тирәндәге суны алгач, безнең коелардагы су аска китә, бездә дә, күрше авылларда да су бетә. Бездән биш чакрымлап ераклыктагы Төрекмән авылы янында күпләп артезиан коелары тишеп, шул су белән алтын юа башлаганнар иде, чишмәләре дә кибә башлады, мәктәпләрендә дә су бетте, — дип сөйләгән иде Байсайда яшәүче ир-ат Азатлык Радиосына.
Икътисад белгече Рөстәм Шаяхмәтов алтын чыгаручылардан Башкортстан зыян гына ала дип саный, чөнки алтынчыларны туфракны рекультивацияләргә мәҗбүр итмиләр.
Әлеге гамәлләрдән республика зыян күрә
— Алтын сәнәгате белән шөгыльләнүчеләр алтынны арзан бәягә чыгара, ләкин алар җирне торгызмый, нәтиҗәдә бу аларга гаять зур табыш китерә. Әгәр мондый зур табыш булмаса, алтын чыгаручылар әлеге проектлардан китәчәкләр, чөнки бу алар өчен отышсыз булачак. Без бу эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә файдалы булуыннан чыгып нәтиҗә ясарга тиеш. Әлеге гамәлләрдән республика зыян күрә, шуңа күрә безгә мондый эшчәнлек нигә кирәк? — дип сөйләгән иде ул былтыр Баймак вакыйгаларыннан соң.
Гади итеп әйткәндә, Баймак төбәгендә алтын сәнәгатьчеләре табигый байлыкларны җыеп алганнан соң эшкәртелгә җирләр яраксыз хәлгә төшә. Туфрак чүлне хәтерләтә, су — агулана, нәтиҗәдә терлек — үлә, халыкның гомер озынлыгы кыскара һәм алар читкә китәргә мәҗбүр була.
Протестлар
Соңгы елларда Баймак протест үзәгенә әйләнде дияргә мөмкин. Былтыргы вакыйгаларга кадәр үк районның төрле почмакларында — нигездә халык җыеннарында халык каршылык күрсәтә башлады.
2022 елда Басай авылында башкортларның алтын чыгаручыларга каршы беренче зур җыены булды. Алар Мәскәү ширкәтләре байлык артыннан куып, авылларда яшәү мөмкинлеге калдырмый, дип чаң сукты.
2023 елда Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты.
Нәкъ шушы җыенда чыгыш ясаган башкорт милли хәрәкәте активисты Фаил Алсыновны 4 елга хөкем иттеләр.
Эчкән егетләр үлеп бетеп бара, исәннәре сугышта үлеп бара
— Безнең егетләр читтә башларын салып корбан була. Монда сакларлык егетләребез дә калмый бит. Хатын һәм әбиләр генә утырып калган бит. Эчкән егетләр үлеп бетеп бара, исәннәре сугышта үлеп бара. Безнең халыкка каршы нинди сәясәт алып бара, мин аңламыйм! — дигән иде ул һәм башка халыклар китәчәк, башкортларның китәр җире юклыгын әйтте.
Аңа каршы әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
Алсыновны яклап мәхкәмә бинасы янына 5-10 мең кеше җыелды. Ахыр чиктә халыкны куып-тарату өчен ОМОН көче кулланылды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Бу протестлардан соң репрессияләр башланды. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Кулга алынучылар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
Читкә китүчеләр күп
Баймак районыннан китүчеләр дә күп. 2023 елда күчеп китүчеләр саны 10 мең кешегә 133 кеше туры килгән. Бу соңгы алты елда иң тискәре күрсәткеч. Башкортстан буенча район беренче унлыкка керә.
Баймакта халыкның бер өлеше читкә барып эшләве турында Азатлык язган иде. Анжелика Павлюк Баймакта эш булмаганлыктан вахта белән Комига барып эшләргә мәҗбүр булуы турында әйткән иде.
— 50 дәрәҗәле суыкларны, салкын вагоннарда яшәүне, тузган мендәр һәм юрганнарны әйтеп тә тормыйм, ансын инде һәркем беләдер, — дип сөйләде ул читтә эшләү михнәтен.
Икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов фикеренчә, Баймакта һәм Сибайда халыкны җәлеп итә алучы икътисад кора алмадылар. Шуңа да бу район янәшәдәге Чиләбе өлкәсенең Магниторгорски йогынтысында яши. Баймактан китүчеләр саны 10%-ка җитә диде ул.
Сугышта үлүче баймаклылар арасында контрактчылар күп
Район хакимиятенең нотыгында әйтелгәнчә, бүген Баймак районыннан Украина сугышында 600 егет катнаша. Хакимият үлемнәрнең төгәл санын яшерә.
Азатлык Радиосы хисабына күрә, инде 120 баймаклы вафат булган. Аларның 28-е контракт төзеп сугышка киткәне, сигезе мобилизациягә эләгүе, өч кешенең ихтыяри-батальонга кушылуы һәм алтысының "Вагнер" хосусый хәрби ширкәткә кереп сугышуы билгеле. Вафат булучыларның күпчелеге нинди сыйфатта Украинага китүе билгеле түгел.
Сугышка барып үлгән баймаклылар арасында иң күбе 35-44 яшьлек ир-атлар (36 кеше) булган. Аннан 25-34 яшьлекләр (22 кеше), 45+ (16 кеше), 18-24 яшьлекләр (4 кеше) бара.
Баймак вакыйгаларыннан соң ни үзгәрде?
Протестлардан соң Башкортстан хакимияте Баймак районына игътибарны көчәйтте. Моңа кадәр хәл ителмәгән мәсьәләләргә алынуын күрсәтеп килделәр. Моны республика медиаларында даими сөйләп тордылар.
Мәсәлән, узган ел ахырында районның өч авылына газ кертелде. Районда барлыгы 10 авылга газ кертеләчәк диелде.
Баймак вакыйгаларыннан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров туган телләрне үстерүгә багышланган киңәшмә җыйды. Анда Баймакта тугызынчы полилингваль мәктәп ачылачагы әйтелде. Нәтиҗәдә бернинди яңа мәктәп барлыкка килмәде. Бу бары элек эшләгән лицей-интернатны яңартып кору булды, ләкин зур вакыйга буларак күрсәтелде.
Иске Сибай авылында мәктәп салу дүрт елга сузылды һәм, ниһаять, 2024 елда үз ишекләрен ачты. Бу Сибай шәһәре янындагы авыл, монда 4 мең тирәсе кеше яши.
Баймакта башкорт теле ничек өйрәтелүе һәм фәннәрнең башкортча ни дәрәҗәдә укытылуы турында соңгы елларга саннар юк. Әмма мәктәпләрдә милитаризмның чәчәк атуы турында даими хәбәр ителә: өч мәктәптә кадет сыйныфы ачылган, тагын өч сыйныфка Шәйморатов исеме бирелгән.
Радий Хәбиров 4 февральдә Баймак районына барып, халык белән аралашып биредә зур эшләр эшләнүен сөйләде. Журналистларга ул юллар, социаль объектлар — мәктәпләр, сырхауханәләр төзиячәкләрен әйтте, су мәсьәләсен хәл итәчәген сөйләде. Игътибар җитмәгән һәм акча тиешенчә бүленмәгән, диде. Хәбиров Ургаза авылында социаль-мәдәни үзәк ачты. Халык рәхмәт укыды.
Ә менә Баймак социаль челтәрләрендә — тынлык. Башлык сәфәрен тәнкыйтьләми дә, шатланып фикерләр дә калдырмый. Халык әллә куркытылган, әллә битараф…
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум