Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атна башыннан Казанда 13 кешене эссе бәргән


Татарстан башкаласы Казан
Татарстан башкаласы Казан

Челлә сәбәпле республикада давыл кисәтүе игълан ителде.

Бу атна башыннан Казанда яшәүче 13 кеше эссе бәреп ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән, дип яза Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Бизнес Online".

Татарстанда челлә. Шуңа республикада давыл кисәтүе игълан ителде. Кисәтү республиканың Гидрометеорология үзәге сайтында чыкты.

4, 5 һәм 6 июльдә Татарстанның кайбер районнарында эсселек 37 дәрәҗәгә җитәр дип фаразлана.

Татарстанда эссе коры һава торышы антициклон йогынтысы аркасында урнашты. Синоптиклар фаразынча, 7 июль - якшәмбе көнне һава бераз суыначак: урыны белән яшенле яңгырлар булыр дип фаразлана һәм 25-30 градус җылылык көтелә.

  • Былтыр да июль башларында Татарстан белән Башкортстанда челлә торды. Температура урыны белән 40 дәрәҗәгә җитте, кайбер җирләрдә аннан да артты. Эсселектән качу өчен сулыкларга агылган кешеләр арасында батып үлүчеләр дә шактый булды.
  • Былтыр июльнең беренче атнасы күзәтүләр тарихында иң эссесе булган иде. Иемператураның моңарчы булмаган югары дәрәҗәләргә күтәрелүе климат үзгәрүе һәм Эль-Ниньо дигән һава торышы күренеше белән бәйле диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG