Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телен, кымыз һәм көрәшне милли мирас дәүләт реестрына кертәчәкләр


Башкортлар. Архив фотосы
Башкортлар. Архив фотосы

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, бу тәкъдим ата-бабалар хәтерен саклауга, рухи, мәдәни, тарихи һәм табигать мирасы объектларын танытырга булышачак.

Башкорт телен, кымыз, көрәшне, башкортларның туй йолаларын, башкорт тирмәсе ясау технологияләрен, башкорт халык җыр-шигырь иҗатын һәм башкаларны Башкортстанның милли мирасы дәүләт реестрына кертмәкчеләр.

Республика парламентына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шундый канун өлгесе керткән, аны көзге сессиядә караячаклар.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, бу тәкъдим ата-бабалар хәтерен саклауга, рухи, мәдәни, тарихи һәм табигать мирасы объектларын танытырга булышачак.

Ике ел элек Татарстанда "Татарстан республикасының материаль булмаган объектларының электрон реестры" мәгълүмати системы эшли башлавы хәбәр ителгән иде.

Анда чәк-чәк пешерү, түбәтәй тегү, татар чигүе һәм башкалар тасвирланган.

  • ЮНЕСКО башкорт телен куркыныч янарга мөмкин булган йомшак телләр исемлегенә кертә.
  • Башкортстанда башкорт телен куллану кими, рәсми аралашуда ул юкка чыгып бара дияргә мөмкин дип яза "Реальное время". Дәүләт оешмалары сайтлары башлычаа урыс телендә генә эшли.
  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • Бу хәл Идел буендагы кайбер республикаларда протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тагы да тизләнергә мөмкин диде алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG