Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы башкорт телен өйрәнүгә ярдәм итү өчен ясалган мультфильмны тәкъдим итте


Башкорт теле әлифбасы. Иллюстратив фото
Башкорт теле әлифбасы. Иллюстратив фото

"Әлифба" исемле мультфильм 42 сериядән торачак, аның каһарманнары Айгөл белән Айтуган балаларга башкорт теле әлифбасы турында сөйләячәк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә "Әлифба" мультфильмын тәкъдим итте. Аны балаларга башкорт телен өйрәнү җиңел һәм кызыклы булсын өчен төшергәннәр.

Мультфильмның каһарманнары — Айгөл белән Айтуган балаларга башкорт теле әлифбасы турында сөйләячәк.

"Әлифба" — кыска гына серияләрдән тора, алар 3-5 яшьлек балаларга каралган. Һәр серияне әзерләүдә сценарий язучылар һәм рәссамнар гына түгел, балалар психологлары, музыкантлар, укытучылар да катнашкан.

"Бу мультсериал үзебезнең фондтан бүлеп биргән грантка төшерелә. Проектны рәссам-карикатурачы Камил Бузыкаев белән "Башкортстан" киностудиясе ярдәмендә "Муха" студиясе әзерләде", дип яза Хәбиров.

Элек бу мультикларны бары тик телевизордан гына күрсәткәннәр, хәзер исә социаль челтәрләрдә дә карап булачак, диелә.

"Балаларның теле туган телләрендә ачылсын. Киләчәктә алар башкортча укысыннар, сөйләшсеннәр, уйласын һәм җырласыннар өчен, эшне күңелле "Әлифба" белән таныштырудан башлыйк", дип йомгаклаган хәбәрен Башкортстан башлыгы

UTV хәбәренчә, барлыгы 42 серия булачак. Мультсериал инде төгәлләнеп килә, дип сөйләгән телеканалга проект продюсеры Юнир Әминев. Аның әйтүенчә, гомуми кулланылышка сериал быел көзгә таба чыгачак.

  • 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көнендә Азатлык радиосының Әйдә! Online татар телен өйрәнү проекты махсус курс башлап җибәрде. Ул башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнергә мөмкинлек бирә.
  • Курста барлыгы 30 дәрес булачак, алар көндәлектә кулланылган темаларга багышлана. Һәр дәрестә темага караган кирәкле лексика һәм фразалар, аудиолар һәм диалоглар, тестлар һәм интерактив биремнәр була. Әлегә аның сигезенче дәресе чыкты. Ул һава торышы турында иде.
  • "Башкорт теле – татар теленә иң якын телләрнең берсе. Кызганыч, бүген башка милли телләргә кебек үк, башкорт телендә дә юкка чыгу куркынычы яный. Әлеге курс белән без башкорт теленә игътибар уятырга, аны өйрәнә башларга мөмкинлек булдырырга телибез", — ди Әйдә! Online редакторлары.
  • 2021 елгы җанисәп саннарына күрә, Русиядә башкорт телен 1,1 миллион кеше белә. Соңгы дистә елларда башкорт телендә сөйләшүчеләр саны, барлык башка милли телләрдә сөйләшүчеләр кебек үк, кыскара бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG