Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хәрбие Украинадагы сугыштан чыгарылып, Белгородны сакларга җибәрелгәннәрнең хезмәт хаклары аз дип зарлана


Григорий Горовой
Григорий Горовой

"Куштау"ны яклаган Григорий Горовой Украинаның Кременная шәһәрендә сугышкан, соңрак аны Русия ягына - Белгород өлкәсенә чик буен сакларга күчергәннәр. Русиягә чыгарылгач ул хезмәт хакларының нык кимүен сөйли. 285 мең сум урынына аена 40 мең сум алабыз, ә кайберәүләр хәтта 15 мең сум ала, ди.

Чуашстанның "Сура" батальонында хезмәт итүче Григорий Горовой Русия хәрбиләренә түләнә торган хезмәт хакларына зарланып видео чыгарган.

Ул үзе Башкортстанның Ишембай шәһәреннән, Куштауны яклаучыларның берсе. Хакимиятне нык тәнкыйтьләп килгән активист 2022 ел ахырында кинәт кенә Украинадагы сугышка китәргә була, дип җиткерә "НеМосква".

Горовой үзенең видеосын Белгород өлкәсенең Борисовка бистәсеннән яздырган. "Русия гаскәре сугышчыларына нигә шундый хайваннарга булган мөнәсәбәт соң? Без туганнарыбызга һәм якыннарыбызга акча җибәрәсе урынга, киресенчә, алардан алабыз", дип сорый ул видеода.

Горовой Украинаның Луһански өлкәсендәге Кременная шәһәрендә сугышкан, соңрак исә Белгород өлкәсенә күчерелгән. Русия ягына чыгарылганнан соң ул хезмәт хакларының нык кимүен сөйли. 285 мең сум урынына аена 40 мең сум алабыз, ә кайберәүләр хәтта 15 мең сум ала, ди. Горовой "НеМосква"га әйтүенчә, май башыннан бирле Белгород өлкәсен гел атышка тоталар, ә Русия техникасы анда бик аз. "Аның каравы кешеләр күп", дигән ул.

- "Срочниклар" арасында корбаннар була башлады - "200лекләр" - һәлак булучылар. Чик буендагы "срочниклар"ны безнең белән алыштырдылар. Ә түләүләрне киметүләрен сез бит хәзер "махсус хәрби операциядә" түгел, Русиядә, дип аңлаталар. Белгород өлкәсендә безнең Кременная белән чагыштырганда югалтулар нык зур. Анда пушкалар, танклар, боралаклар, авиация бар иде - анда бөтен әйбер эшләде. Ә монда безне юк итәләр. Кем исән калачак, шуңа түләрләр, мөгаен, дип сөйләгән ир.

Горовой әлеге видеосын өч көнлек ялында төшерүен әйткән. Борисовкага ул дроннарны яхшырак ишетү өчен колак аппараты алырга килгән, бу җиһазга 51 мең сум акча тоткан. Активист башка батальоннардагы хәрбиләр, хәтта мобилизацияләнгәннәр дә "кайда гына булмасыннар, бик күпкә артыграк акчалар ала", дигән.

"Мин Русия гаскәрен хурлыкка калдырам дияргә кирәкми. Бу мәсьәлә Русия гаскәренә түгел, Дума депутатларына, тәртип саклау оешмаларына кагыла", дигән ул.

  • Башкортстан хәрбиләре дәүләт вәгъдә иткән акчаларны ала алмавына беренче тапкыр гына зарланмый. Әйтик ихтыяри буларак Чечняның "Әхмәт" махсус көчләре белән Украинага каршы сугышып кайткан башкортстанлы Антон Ш. тәүлеклек һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен түләнә торган акчаларны бирмәүләренә зарланды.
  • Вәгъдә ителгән акчаларның түләнмәвен Татарстанның "Алга" батальоны сугышчылары да әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG