Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан тикшерү комитеты диверсион эшчәнлек турында 12 кешегә ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җинаять эшен мәхкәмәгә тапшырганнар.

Башкортстан тикшерү комитеты 17-21 яшьләрендәге 12 кешегә ачылган, тимер юлдагы диверсион эшчәнлек турындагы җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.

Оешманың матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, алар диверсия оештыруда һәм башкаруда, терракт кылырга әзерләнүдә, террорчыл эшчәнлеккә булышуда, террорчыл эшчәнлекне тормышка ашыру өчен әзерлек узуда, шартлаткыч маддәләр әзерләү һәм сатып алуда, шулай ук наркотиклар сатып алмакчы булуда гаепләнә

Куәт оешмалары вәкилләре ышандыруынча, гаепләнүчеләрнең берсе - Ленинград өлкәсендә яшәгән егет "ачыкланмаган зат белән интернетта сүз куешкан, акча алу шарты белән, Русия Федерациясендә ут төртүләр һәм шартлатулар кылырга әзер затлар эзләп табарга ризалашкан, бу Русия тимер юлларының трансформаторларын җимерүгә юнәлгән".

2022 елның октябреннән ноябренә кадәр гаепләнүче Башкортстаннан җиде кеше, Краснодардан ике кеше эзләп тапкан һәм "РЖД"ның Башкортстандагы - җиде, Краснодар төбәгендәге ике трансформаторына ут төрттүне оештырган. Нәтиҗәдә гаепләнүчеләр республикадагы - биш, Краснодар краендагы бер объектны зарарлаган.

Моннан тыш, матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, 2022 елның сентябреннән ноябренә кадәр "ике балигъ булмаган бала Октябрь шәһәрендәге хәрби комиссариатны шартлату өчен шартлаткыч ясаган".

Былтыр ноябрьдә ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналы тимер юлдагы җиһазларга ут төртүдә шикләнеп кимендә 10 кеше тоткарланган булган, шуларның берсе - ФСБ хезмәткәренең улы Колпаков И. Е, дип язган иде.

Башта куәт оешмасы вәкиленең улыннан читкә чыкмау турында имза алганнар, ә калган гаепләнүчеләрне сак астына җибәргәннәр. Соңрак аңа каршы җинаять эзәрлекләвен туктатканнар диелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.
  • Башта ут төртү турындагы җинаять эшләрен чит милекне зарарлау яки хулиганлык маддәләре нигезендә карадылар. Соңрак хакимиятләр мондый очраклар терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнәчәк һәм алар өчен күп елларга, хәтта гомерлеккш иректән мәхрүм итәчәкләр, дип белдерде.
  • Әле күптән түгел генә Башкортстан Югары мәхкәмәсе тимер юлдагы реле шкафларын яндырган өчен Уфаның дүрт студентын ирегеннән мәхрүм иткән иде. Җинаять кылган чакта 16 яшендә булганына сигез ел тәрбия колониясе бирелгән. Калган өчесенә (аларга 18-19 яшь) - 11-12 ел колония.
  • Быел июнь башында Татарстанда да тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.
  • 2023 елда 150гә якын русияле тимер юлларда диверсия ясау турындагы 115 җинаять эшендә гаепләнгән. Аларның күбесе 25 яшьтән дә кечерәк, өчтән бере балигъ түгел.
  • 2024 елның мартында Русия хөкүмәте диверсия турындагы маддә нигезендә 14 яшьтән җаваплылыкка тарту турында канун өлгесен хуплады. Хәзерге вакытта аның нигезендә җинаять җәзасын 16 яше тулганнар гына ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG