Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз рәвештә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыртканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

8 сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган.

Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз рәвештә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыртканнар. Башкортстанның мәхкәмә системындагы бу җәнҗал Русия күләменә чыгарга мөмкин, дип яза Mkset.

Басмага килеп эләккән документлардан күренгәнчә, 2022 елда наркотик саклау һәм таратуда шикләнеп, Уфада 15 яшьлек малайны тоткарлаганнар.

Русия кануннарына ярашлы, Җинаять кодексының 228.1 маддәсе 4 өлеше нигезендә кешене бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый. Тик бу эшне тикшереп алга таба мәхкәмәгә тапшырган прокурор да, тикшерүче дә моңа карап тормаган. 2022 елның 1 декабрендә Уфаның Дим районы мәхкәмәсе 8 сыйныф укучысын гаепле дип табып хөкем иткән. Хөкем карары чыккан вакытта малайга 15 яшь кенә булган. Ул хөкем карарын шикаять иткән диелә.

2023 елның 20 мартында Башкортстан Югары мәхкәмәсе Дим районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган. Укучы хөкем карарын кассация мәхкәмәсенә шикаять иткән.

2023 елның 18 августында Алтынчы кассация мәхкәмәсе Башкортстан Югары мәхкәмәсенең һәм Уфадагы Дим районы мәхкәмәсенең хөкем карарларын гамәлдән чыгарган һәм эшне яңадан карауга җибәргән.

2024 елның 10 гыйнварында Уфаның Дим районы мәхкәмәсе балигъ булмаучыны кабаттан канунсыз хөкем итә. Малай кабат хөкем карарын Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итә.

Хөкемдар бу эшне карап ниһаять хезмәттәшләренең нинди канунсызлык кылуын аңлап ала. Моңа кадәр булган бөтен мәхкәмәләр дә малайга җинаять эше ачарга хаклары булмауны исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә бала ике елдан артык вакытын тикшерү изоляторында үткәргән.

"Баланы канунсыз эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр, һәм нәтиҗәдә ул шундый яшь килеш рухи газаплар, борчулар, психологик яра кичерергә мәҗбүр була", дип фикер белдергән малайның адвокаты Айгөл Лесина.

  • Былтыр Түбән Новгородта мәктәп укучысына гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегәннәр иде.

    Янәсе ул мәктәптә "Әгәр сугышырга барсам, Украина ягында сугышачакмын", дигән сүз кычкырган һәм шуның өчен штраф җәзасы алган. Укучы өстеннән кем әләкләве билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG