Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтә үлгән ирләрнең саны 11,7 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел биш айда үлүчеләр саны узган елгыдан 1,2 мең кешегә күбрәк.

Башкортстанда бу елның биш аенда 21,5 мең кеше үлгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,2 мең кешегә күбрәк.

Аеруча 16-61 яшьлек, эшкә сәләтле ирләр арасында үлем очраклары күбәйгән (11,7 процентка). Андыйларның саны биш мең кешегә җиткән, дип яза "Коммерсантъ" Росстат белешмәләренә таянып.

Иң күп үлүчеләр — өлкәнәйгән хатын-кызлар арасында — 8,6 мең кеше. Өлкән яшьтә үлгән хатын-кызларның саны 6,3 процентка арткан.

Ә эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар арасында үлүчеләр саны тугыз процентка арткан.

Тулаем алганда республикада гыйнвардан май аена кадәр халыкның табигый кимүе 5,6 меңнән 7,7 мең кешегә арткан. Туучылар саны исә 14,6 меңнән 13,8 меңгә калып кимегән.

  • Ел башында Татарстанда да үлүчеләр санының артуы, туучылар санының кимүе хәбәр ителгән иде.
  • Бәйсез демограф Алексей Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2124, Башкортстаннан — кимендә 2498 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG