Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда куәт оешмалары вәкилләре "башкорт милли хәрәкәте әгъзасын" тоткарлаулары турында хисап бирде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тоткарланган ир, аерым алганда, үзенә башкорт активисты Руслан Габбасовның йогынтысы булуын әйтә.

Башкортстанның куәт оешмалары вәкилләре "башкорт милли хәрәкәте әгъзасын" тоткарлаулары турында хисап бирде. Тоткарланган ирнең видеосы "Оперативные сводки" Telegram-каналында чыкты. Аңа "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру" турында җинаять эше ачылган.

Видеода ир "башкорт милли чатларында" - "Куштау online" һәм "Азат Идель-Урал" каналларында утыра идем дип сөйли. Карашларының ничек формалашуы турындагы сорауга җавап биреп, ул 2020 елда үзенә Куштаудагы протестлар, 2022 елда - Русиянең Украинада сугыш башлавы, 2024 елда - Баймактагы протестлар йогынты ясавын әйтә. Шулай ук ул янәсе үзенә башкорт активисты Руслан Габбасовның эшчәнлеге йогынты ясады ди.

"Хәзерге вакытта Руслан Габбасовның эшчәнлеге - башкорт җәмгыятенең радикаллашуына китерә. Хәзерге вакытта үз ялгышларым өчен мин җинаять җәзасы үтәячәкмен. Шуңа кешеләрдән провокацияләргә бирешмәүләрен, үз башлары белән уйлавын һәм тормышларын тыныч юллар һәм юридик кануннар белән алып баруларын сорыйм", ди ул видеода.

Әлеге видеога үзенең Telegram-каналында Руслан Габбасов фикер калдырды.

"Башкортстанда "Путинга каршы карашлары өчен" бер егетне тоткарлаганнар. Режимга каршы көрәшкән. Һәм аны шундук минем белән һәм аның дөньяга карашларына йогынты ясавым белән бәйләделәр. Егетне камера каршында нәъ менә мин юлдан яздырган дип "танырга" мәҗбүр иткәннәр. Аның Telegram-каналларда калдырган фикерләренең скриншотын алганнар. Тик анда минем каналымнан бер генә скриншот та юк шул", дип язган ул.

  • Руслан Габбасов үзе 2021 елның көзендә Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • Былтыр ноябрьдә Башкортстан ФСБсы хезмәткәрләре аның энесе Рөстәм Фәрәретдиновны тоткарлады. Аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр.

    Моңа WhatsAppтагы язышулары сәбәпче диелде. Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG