Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүче егетне ФСБ хезмәткәрләре "дәүләткә хыянәтнең нәтиҗәләре" турында кисәткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

26 яшьлек егет Украинадагы сугышта Русиягә каршы сугышырга ниятләгән. ФСБ аның шул хактагы сүзләрен белеп алган.

Башкортстанның Әлшәй районы, Торынтаеш авылында яшәүче 26 яшьлек егеткә Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре кисәтү биргән. Алар аны "дәүләткә хыянәт" (Җинаять кодексының 275 маддәсе) булырдай гамәлләр кылырга ярамавы турында кискәткән. Бу хакта "Башинформ" яза.

2023 елда егет Украина кораллы көчләрен ягына күчеп, Русиягә каршы сугышырга ниятләвен әйткән булган диелә. "Җинаять кылуны булдырмас өчен бу зат ниятләрен тормышка ашырырга ярамавы, югарыда әйтелгән гамәлләрне кылуын дәвам иткәндә, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклары турында кисәтелде", дип җиткергәннәр ФСБ идарәсендә.

Былтыр ноябрьдә дә Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдергәннәр иде. РБК язуынча, узган ел май аенда Башкортстанда яшәүчеләргә мондый кисәтүне ике тапкыр ясаганнар. Дәүләткә хыянәт турында җинаять эше белән Уфада яшәүче 38 яшьлек иргә һәм Аургазы районындагы 20 яшьлек егеткә янаганнар. Алар икесе дә Украина ягына күчмәкче булган диелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул вакыттан бирле Башкортстанда гына түгел Татарстанда да Украинага күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.
  • Быел июль башында Башкортстан Югары мәхкәмәсе Cибайда яшәүче 23 яшьлек егетне 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

    Егетне дәүләткә хыянәттә һәм диверсиядә (Җинаять кодексының 275 маддәсе һәм 281 маддәсенең 1 өлеше) гаепле дип тапканнар. Куәт оешмалары вәкилләре ышандыруынча, аерым алганда ул "2022 елның мартыннан 2023 елның мартына кадәр үзенең танышларын" Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына җәлеп итмәкче булган.

  • Быел апрельдә Татарстан кешесен Украина ягына күчәргә тырышуда гаепләп, тугыз елга хөкем иткәннәр иде. 36 яшьлек Вячеслав Кузнецов Русия белән Украина чиген үтеп чыгып "Русия Азатлыгы" легионына керергә теләгән. Белгород өлкәсенең төрле урыннарында җәяүләп кенә чикне үтеп чыкмакчы булган, тик аны ике тапкыр хәрбиләр кире борган. 2023 елның июнендә кабат чикне үтеп чыкмакчы булган чагында татарстанлыны куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG