Җәй башыннан бирле "Башнефть" бензинга бәяне алтынчы тапкыр арттырды, дип яза "Коммерсантъ". Басма искәртүенчә, моңа кадәр бәяләр әле 25 июньдә генә арткан булган.
АИ-95нең бер литры 20 тиенгә арткан (54,05 сум урынына 54,25 сум тора). АИ-92 - 30 тиенгә (50,1 сум булган, хәзер 50,4 сум).
25 июньдә исә бензинның бөтен төре дә 30 тиенгә, дизель ягулыгы - 20 тиенгә арткан булган.
Ә аңарчы ширкәт 19 июньдә дә бер бәяне арттырган.
- Быел ел башыннан бирле Русиянең нефть эшкәртүче заводларына даими рәвештә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итә. Май ахырында Русия энергетика министрлыгы күпме бензин җитештерелүе турындагы статистика белешмәләрен чыгармый башлады.
- Бу - нефть продуктлары базарының мәгълүмати иминлеген тәэмин итү максатында эшләнә диелде.
- Былтыр Русиядә ягулык кризисы хөкем сөрде. Илнең көньяк төбәкләрендә генә түгел, дизель һәм бензингә кытлык Татарстанда һәм Башкортстанда да күзәтелде. Бу ягулыкка бәяләр үсүгә китерде. Урып-җыю эшләре вакытында иң зур зыянны авыл хуҗалыгында эшләүчеләр күрде.
- Башкортстанда шул вазгыятьтә бензин, дизельне канистрга агызып сатуны тыйдылар. Белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйләде. Бу сурәттә "Башнефть-розница" ширкәте былтыр җәй дәвамында бензинга бәяне ун тапкыр арттырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум