Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бер моторлы җиңел Ми-34М боралагын ясый башлаячаклар


Казан боралак заводында. Архив фотосы
Казан боралак заводында. Архив фотосы

Аерым алганда Ми-34М Американың Robinson боралакларын алыштырырга тиеш булачак.

Казанда җиңел бер моторлы Ми-34М боралагы төзи башлаячаклар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Узган елның августында Русия премьер-министры Михаил Мишустин бер моторлы җиңел боралаклар әзерләргә кушкан иде.

Быел 22 июньдә "Русия боралаклары" мөдирләр шурасы утырышында аны Казанда чыгара башлау карары кабул ителгән диелә. Бу мәгълүматны басмага Татарстан премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев та раслаган. Аның әйтүенчә, "Русия боралаклары" мөдирләр шурасы әгъзасы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа боралакны Казан боралак заводында чыгарырга кирәк дип тәкъдим иткән һәм моңа дәлилләр дә китергән. Башкалар ризалашкан. Казан боралак заводының тәҗрибәле конструктор бюросы булуы әйтелгән.

Ми-34М Американың Robinson һава техникасын алыштырырга тиеш булачак. Шулай ук аны Американың Bell һәм Европаның Airbus Helicopters боралакларын алыштыра алачак дип фаразлыйлар.

"Бизнес Online" мәгълүматынча, Ми-34М боралакларына "Ансат" өчен дип ясала торган ВК-650 В моторы куелачак. Ми-34нең 1,5 тоннадан алып 2,1 тоннага кадәр авырлык белән очардай һәм 3-6 кеше (һәм бер пилот) сыйдырырдай берничә төрен эшләргә тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта Русиядә мондый боралаклар юк. Аларны тизрәк төзи башларга телиләр дип искәртелә.

  • Күптән түгел Казан боралак заводына өстәмә рәвештә 400 эшче кирәк, дип хәбәр ителгән иде. "Оешманың ныклы заказлары бар, шуңа күрә эшчеләр һәм инженерлар кирәк", диде заводның баш мөдире урынбасары Гадел Шәһимәрдәнов. Рәсми мәгълүматка күрә, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артык.
  • Завод Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла. Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак җитештереп чыгарган булган. Тик сугыш башлангач эш арткан. 2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда - 125 данә ясарга ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG