Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ОВД-Инфо" проекты үз материалларын 18 телгә тәрҗемә иткән. Алар арасында татар һәм башкорт телләре дә бар


Якын айларда аларны тагын 17 телгә тәрҗемә итәчәкләр.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты үзенең актуаль булганрак материалларын Русиядә яшәүче халыкларның 18 теленә тәрҗемә иткән. Алар проектның "Үзеңне ничек якларга" дигән сәхифәсендә чыкты. Тәрҗемә ителгәннәр арасында — "Идеаль тоткарланган кешенең инструкциясе", "Үзеңне үзең якла" һәм "СИЗОга һәм колониягә тапшыруны ничек җыярга" дигән материаллар бар.

Материаллар башкорт, татар, азәрбайҗан, әрмән, беларус, бурят, грузин, казах, коми, кыргыз, румын, таҗик, тува, удмурт, үзбәк, украин, чуаш һәм якут телләренә тәрҗемә ителгән.

"Idel.Реалии "ОВД-Инфо"ның сүзчесе Дмитрий Анисимов белән сөйләшкән.

"Бу материалларыбызны бөтен халыкларның телләрендә укып булсын өчен эшләнә. Тик бу әлеге фикерне тормышка ашыруның беренче очрагы түгел. Гыйнварда Башкортстанда протестлар һәм күп санлы тоткарлаулар башлангач, бик күп кешеләрнең без күрсәтә алырдай юридик ярдәмгә мохтаҗ булуын күрдек. Һәм без "Баймак эше" турындагы сәхифәбезнең материалларын башкорт теленә тәрҗемә иттек. Анда проектыбызның нәрсә турында булуын, җинаять эшендә гаепләнүчеләр хакында (безнең адвокатлар яклый торганнары — унике кеше) сөйләдек.

Бу бик файдалы булып чыкты. Башкортстанның эчендәрәк яшәп, урыс телен бик яхшы белмәүче, бигрәк тә юридик терминнарны аңламаучылар безгә мессенджерларда туган телләрендә мөрәҗәгать итү, туганнарының тоткарлануын хәбәр итү, юридик киңәшләр алу мөмкинлегенә ия булды", дип сөйләгән ул.

Анисимов якын айларда бу инструкцияләр тагын 17 телгә тәрҗемә ителәчәк дигән. Алар арасында мари, ногай, калмык, мордва (эрзә һәм мокша), шулай ук Төньяк Кавказда яшәүче халыкларның төп телләре булачак диелә. "ОВД-Инфо" акрынлап үзенең материалларын Русиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең телләренә дә тәрҗемә итәргә ниятли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG