Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан Оргсинтез" экоактивист Диләрә Гайсинага каршы мәхкәмәне ота алмаган


Диләрә Гайсина
Диләрә Гайсина

Былтыр 6 декабрьдә "Казан Оргсинтез" абруен яклауны сорап Гайсинаны мәхкәмәгә биргән иде. Бу эш белән бәйле барлыгы сигез утырыш үтте.

Бүген, 3 июльдә Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсе Казан активисты Диләрә Гайсина файдасына карар чыгарган. Бу хакта Idel. Реалии җиткерә.

Былтыр 6 декабрьдә "Казан Оргсинтез" абруен яклауны сорап Гайсинаны мәхкәмәгә биргән иде. Бу эш белән бәйле барлыгы сигез утырыш үтте.

Оешма активистның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә "бәхәсле язмаларны" карауны чикләүне яки аның сәхифәсен тулысынча томалауны сорады. Оешмага үзе турында язылган алты шәрехләмә ошамаган, аларда Гайсина "Казан Оргсинтез" белән янәшә яшәүче кешеләрнең чирләвен нәкъ менә завод эшчәнлеге белән бәйләп аңлаткан.

Бу фикерләрен активист Росприроднадзор, Тикшерү комитеты, Татарстан президенты һәм Идел-Чулман табигатьне саклау прокуратурасы рәсми сәхифәләрендә калдырган.

Аерым алганда Гайсина "Казан Оргсинтез" "иске очсызлы фильтрлар куллана", "саклау урыннарында агулы газларны җыеп бара да, бөтен тикшерүче оешмалар һәм казаннар йоклаган чакта кич белән һәм төнлә аларны акрынлап Казанда һавага тарата", дип язган булган.

Соңгы утырышка химия заводы тирәсендәге микрорайоннардан 30лап кеше килгән. Кемнәрдер - Гайсина файдасына күрсәтмәләр бирергә шаһит буларак килгән, тик хөкемдар алардан сорау алып тормаган.

"Казан Оргсинтез"ның үтенечен мәхкәмә ник канәгатьләндермәгән — әлегә билгеле түгел.

  • 20 мартта "Казан Оргсинтез" оешмасының активист Диләрә Гайсинага каршы биргән дәгъвасы белән бәйле мәхкәмәдә икенче утырыш үткән иде. Утырыш алдыннан Гайсина оешма юристлары аңа психологик басым ясавын, активист өчен отышлы булмаган шартларда үзара килешүгә баруны мәҗбүриләвен әйтте.
  • Моңа кадәр "Оргсинтез" заводының үзен мәхкәмәгә бирүенә фикер белдереп, Гайсина "Мин моны экоактивистларга каршы басым дип саныйм. Шул рәвешле алар гражданнарга үз фикерләрен җиткерүне тыярга омтыла", дип сөйләгән иде.
  • Хакимият басымы булуына карамастан, Диләрә Гайсина соңгы елларда иҗтимагый эшчәнлеген туктатмый. 2019 елда Опека бүлеге аның ике балаласын тартып алырга теләде. Сәбәбе — өендәге тәртипсезлек һәм ватык суыткыч. Ул вакытта мәхкәмә ике баланы ялгыз тәрбияләүче ананы яклады.
  • 2023 елда тагын мәхкәмә утырышы булды. Диләрә ханым берничә тапкыр прокуратура каршына ялгыз пикетка чыкты. Ул үзе моны хакимият оешмаларының аннан үч алуы дип аңлатты.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG