Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче сораштыру күрсәткәнчә, Һаррис Трамптан ике процентка алда бара


Камала Һаррис
Камала Һаррис

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 56 проценты Камала Һаррисны "үткен акылга ия һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле", дип саный.

АКШ вице-президенты Камала Һаррис президент вазифасына Республикан фиркасеннән намзәт — Дональд Трамптан ике процентка алда бара. Бу Reuters/Ipsos сораштыруыннан күренә. Һаррисны сораштыруда катнашканнарның 44 проценты, ә Трампны — 42 проценты хуплаган. Сораштыру 22-23 июльдә үткән.

Респондентларның 56 проценты Камала Һаррисны "үткен акылга ия һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле", дип саный. 78 яшьлек Дональд Трамп турында исә сораштыруда катнашканнарның 49 проценты шундый фикердә.

Бу сораштыруда катнашкан демократ-сайлаучыларның 91 проценты Һарриска уңай мөнәсәбәттә. Сораштырылганнарның дүрттән өчен демократлар аның намзәтен хупларга тиеш дип саный. Дүрттән бере исә сайлауда катнашу өчен берничә намзәт көрәшергә тиеш дигән фикердә.

  • 21 июльдә АКШның хәзерге президенты Джо Байден Ак йорт өчен көрәштән баш тартты. Трамп белән уңышсыз дебаттан соң аңа фиркадәшләреннән басым артты, 81 яшьлек президентның сәламәтлеге күп сораулар уятты. Байден "демократик фирка һәм ил мәнфәгатьләре өчен" китүен әйтте һәм үзе урынына намзәт булып Һаррисны хупларга тәкъдим итте.
  • Һаррис намзәте АКШ президенты өчен көрәшне төптән үзгәртәчәк. Соңгы айларда ул Байден белән Дональд Трамп арасында реванш уены буларак кабул ителде. Алар 2020 елда Ак йорт өчен инде көрәшкән иделәр. Һаррисның сайлауда катнашуы көрәшнең алгы сызыгына намзәтләрнең сәламәтлеге түгел, сәясәтне һәм башкарган гамәлләр турында бәхәсне кайтара ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG