Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасында: "Болай барса, татар дигән халык булмаячак"


Татарстан Дәүләт шурасы, архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы, архив фотосы

11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасында республика Мәгариф министры Илсур Һадиуллин депутатлар алдында хисап тотты. Аның нотыгы нигездә бу тармактагы казанышларны санауга багышланды. Шулай да парламент сессиясе көтмәгәндә бер мизгелгә бәхәс урынына әверелеп алды. Депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы, БДИның башка телләрдә тапшырылмавы, юкка чыккан милли мәгариф язмышы өчен борчылды. Азатлык Дәүләт шурасы утырышыннан репортаж тәкъдим итә.

Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләгә тукталып, узган уку елында мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү 5 туган телдә оештырылганын сөйләде. Мәктәпләрдә туган тел буларак 8 телне өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Якшәмбе мәктәпләрендә 25 милләтнең теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өйрәтелгән.

Министр дәреслекләр әзерләү эше дә корылган дип саный. 2023 елда дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен Русия мәгариф министрлыгына юлланган 26 укыту методик комплекты экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгән. Бүгенге көндә федераль исемлектә татар теле һәм әдәбиятыннан 86 дәреслек бар.

Шулай ук Татарстан тарихы дәреслеген язу оештырылган, диде ул. Ресублика Төбәк тарихы буенча дәреслек эшләүче 32 төбәкнең берсе булып тора. Әлеге проект Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырылды дип өстәде ул.

"Татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерләү туктатылды"

Милли мәгарифкә кагылышлы беренче сорауны быел гына депутат булган Раил Шәмсетдинов бирде.

— Хәзерге вакытта югары уку йортларында аерым фәннәрне татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерләү туктатылды, — диде Шәмсетдинов. — Ул инде КФУда гына бар. Анда килүче студентларның саны да бик аз. Шуңа да карамастан татар теле сыйныфларында татарча фәннәрне укыту урыс телендәге китапларны тәрҗемә итеп алып барыла. Шушы юнәлештә министрлык тарафыннан нинди эшләр алып барыла икән?

Илсур Һадиуллин милли кадрлар, ягъни татар телендә дә укыта алырдай укытучылар аз әзерләнми диде.

— Бездә бүгенге көндә 745 студент укый. Аның 60 проценты би/полилингваль юнәлештә белем ала. Бу — 442 укучы. Безнең өч ел дәвамында шундый эш алып барылды, уку йортын 394 яшь укытучы тәмамлады һәм алар мәктәпләргә урнашты. Алар биш ел дәвамында ай саен 15 мең сум стипендия алып, аны эш белән тормышка ашырырга тиеш.

Шул ук вакытта Һадиуллин дәреслекләр мәсьәләсендә депутат белән килешмәвен әйтте. "Урысчадан татарчага күчергән дәреслекләр бар", диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләренә 2,5 мең укытучы җитми. Министр урыс теле, математика, чит тел, физика һәм химия укытырга белгечләргә кытлык булуын әйтте, ләкин алар арасында татар теле мөгаллимнәрен искә алмады.

"Мәскәүгә басым ясый алмыйбызмы?"

Иң ялкынлы чыгышны депутат һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ясады. Ул сорау бирер өчен сүз алса да, министрның һәр сүзенә өстәмә сораулар биреп торды.

— Бөтен республикадан 7 татар баласы татар теленнән имтихан биргән, — дип башлады ул. — Аларны инде каһарманнар дип газет-журналларга язып чыктылар. Ләкин бер уйлаганда, бөтен республикага җиде татар баласы үз теленнән имтихан биргән. Моңа бит шатланырга түгел, утырып еларга кирәк. Әлбәттә, безгә БДИны (бердәм дәүләт имтиханы) урыс теленнән гайре башка телләрдә бирергә ярамый. Без Мәскәүгә басым ясый алмыйбызмы? Икенче сорау: укучылар татар теленнән имтихан бирә икән, аларга югары уку йортына кертергә 5,7 балл өстәп булмыймы? Элек булды бугай ул.

— Утырып елаудан файда юк, эшләргә кирәк, — дип җавап кайтарды Һадиуллин. — Шуңа күрә без укучыларда татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятырга тиеш. Былтыр сигез бала булды, өченче ел — бер бала, быел — җиде бала. Бу безнең 11нче сыйныфларда. Әлбәттә, куанырлык әйбер юк, ләкин аның өстендә эшләргә тиешбез.

Икенче сорауга килгәндә, югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә 10 балл бирү каралган. Моңа 3 балл керә. Татар теленнән имтихан биргән һәм укырга керергә тели икән, безнең югары уку йортлары аны (3 баллны) исәпкә алалар.

БДИны без татарча бирә алмыйбыз, ул безнең урысча бирелә. Кызганычка каршы, хәзер үзебезнең көчтән килгән эшне бергә башкарырга тиешбез.

Ркаил Зәйдулланы бу җавап кына канәгатьләндермәде, күрәсең.

— Без Дәүләт шурасыннан башка телләрдә дә БДИ бирүне Мәскәүдән сорый алмыйбызмы? Күренеп тора, безнең 10 ел эчендә ярты миллион (чынбарлыкта 1 миллион - ред.) татар юкка чыкты, татар телен югалтучылар тагын да күбрәк. Болай барса, демократия шартларында (ирония белән әйтелде күрәсең - ред.) 20 елдан телебезне югалтабыз. Телебезне югалту милләтне югалту дигән сүз. Татар дигән халык булмаячак.

— Мин аңлыйм сезнең сорауны, әмма ләкин безнең вәкаләтләрдә ул юк, — дип кабат җавап бирде министр. — Без мөрәҗәгать итеп карадык. Менә уйлап кына карагыз, быел 9нчы сыйныфны бетергәннән соң татар теленнән имтихан бирүчеләр саны, узган елга караганда, 1 570кә артты. Димәк, азмы-күпме үсеш бар. 11дән соң әле әллә ни үсеш юк. Шуңа күрә алга таба бергәләп эшләргә тиешбез дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдулла кабат сорау бирергә теләде, ләкин аңа Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы төште.

— Рәхмәт, микрофонны сүндерегез. Ркаил, дискуссиягә кермик, — диде ул.

Әмма Ркаил Зәйдулланың тавышы сүнгән микрофон шартларында да көр чыкты.

— Безнең татарның гына түгел, башка халыкларының да милли телдә урта белем алу хокукы да юк дигән сүз, — диде депутат һәм язучы.

— Анысы бар, 11гә хәтле татарча укытабыз бит, — дип кисәтү ясагандай әйтте министр Һадиуллин, — имтиханны гына урысча бирәбез.

— Безнең татар теле буенча университетка килүчеләр бик нык кимеде. Бу борчылу гына түгел, бу фаҗига. Ләкин ул мәгариф системына барып тоташа, — диде кабат Ркаил Зәйдулла.

Бәхәскә кабат Фәрит Мөхәммәтшин кушылды. Ул болай дәвам итсә, утырышны иртәгегә калдырырга туры киләчәк, шуңа да "дискуссиягә кермичә" генә сорау бирергә кушты депутатларга.

— Моны (татар телен укыту, имтихан тапшыру - ред.) кыска вакыт эчендә эшләп булмый. Бер көндә генә барысын да татар телендә укытып, имтиханнарны алып… Туган телне саклап калырга мөмкинлек ясарга кирәк, ләкин бер көндә эшләнә торган эш түгел, — диде Мөхәммәтшин. Шуннан соң Ркаил Зәйдулла да, Илсур Һадиуллин да фикер әйтүне кирәк дип тапмады.

"Шартнамә вакытында бу безнең вәкаләт иде"

Шулай да милли мәгариф торышы турында сөйләшү моның белән генә тәмамланмаган булып чыкты. Татарстан парламентындагы КПРФ фракциясе депутатлары бу мәсьәләне кабат күтәрде һәм БДИга каршы чыкты.

— 490 мең баланың 308 меңнән артыгы татар телен өйрәнә, — дип укыды депутат Фәдбир Сафин министрның язма хисабына карап. — Бу 63%, зур күрсәткеч. Ә нәтиҗәсе нинди? Аларның күпмесе көнкүреш дәрәҗәдә буласа да татар телендә сөйләшә ала? Бу сорауга да җавап ишетәсе иде.

Хафиз Миргалимов та яңа мәгариф кануны кирәклеген әйтте һәм совет чорында ничек татарча имтихан тапшыруын искә төшерде. "1975 елда тарихтан татарча имтихан бирдем, иншаны татарча яздым", диде ул.

— Татар теленнән бик күп эш башкарыла, әмма җитәрлек түгел, — дип өстәде Миргалимов.

— Үз вакытында без Татарстанда федератив килешүне имзаламыйча, соңрак федераль үзәк белән ике яклы шартнамә төзедек, — дип искә алды 1994 ел вакыйгасын Мөхәммәтшин. — Бу мәсьәләләрне (татар теле, имтихан) үзебезнең вәкаләткә керттек. Хезмәттәшләр, исәптә тотыгыз. Без бу хакта күп сөйләшә алабыз, ләкин мин Хафиз Гаязович белән килешәм, бу бүгенге көн мәсьәләсе генә түгел, бу күпмилләтле республиканың киләчәге дә.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентта яңгыраган чыгышларның беркетмәсен хөкүмәткә (Татарстан хөкүмәтеме, Русиянекеме — ачыкламады) җибәрергә кушты. Башкарма хакимият утырышта күтәрелгән мәсьәләләрне карарга тиеш булачак, диде ул.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
  • 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан бердәм БРИны 8 укучы тапшырды. Быел аларның саны 7 булды.
  • 2022 елда Башкортстан Корылтае Русия Дәүләт думасына БДИны туган телләрдә тапшыру хокукын бирү һәм милли мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую бетерү турында федераль канун өлгесе әзерләгән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты.
  • 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак.
  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимегәннән кими. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
  • Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Татарстанда 3194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG