Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден: эстафетаны яңа буынга тапшырам


АКШ президенты Джо Байден
АКШ президенты Джо Байден

Ул вице-президент Камала Һарриска рәхмәт әйтте. Аны сәләтле, тәҗрибәле кеше диде һәм үзе өчен искиткеч партнер булганлыгын искәртте. "Хәзер сайлау үзегездән тора", диде Байден.

Чәршәмбе, 24 июль кичендә АКШ президенты Джо Байден Ак йорттагы үз бүлмәсеннән чыгыш ясады һәм ноябрьдә буласы сайлаулардан чыккач, беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итте. Ул сайлауда катнашмавын эстафетаны яшь буынга тапшыру кирәклеге белән аңлатты, демократия принципларын сайлау зарур диде.

"Соңгы атналарда бу мөһим башлангычта үз фиркамне берләштерергә тиеш булуым аңлашылды. Президент вазифасында булган чагымдагы хезмәтләрем, дөньядагы лидерлыгым, Американың киләчәген ничек күрүем— болар барысы да икенче мөддәткә лаек иде, — диде Байден. — Әмма безнең демократияне коткарырга берни комачау итә алмый. Шәхси амбицияләр дә. Шуңа күрә, алга барган иң яхшы юл — эстафетаны яңа буынга тапшыру, дигән карарга килдем. Бу безнең милләтне берләштерү өчен иң яхшы ысул".

Алдагы алты айда Байден президент буларак, икътисад үсешен тәэмин итү, гражданнарның хокукларын яклау кебек вазифаларын үтәячәген әйтте. АКШ Украинага ярдәм итүче илләр коалициясен берләштерүен, НАТОны ныгытуын да дәвам итәчәк, дип искәртте. Шулай ук Байден Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләрне бетерүгә, бөтен тотыкларны азат иттерүгә омтылачагын әйтте.

Шулай ук ул вице-президент Камала Һарриска рәхмәт әйтте. Аны сәләтле, тәҗрибәле кеше диде һәм үзе өчен искиткеч партнер булганлыгын искәртте. "Хәзер сайлау үзегездән тора", диде Байден.

  • 21 июльдә АКШның хәзерге президенты Джо Байден Ак йорт өчен көрәштән баш тартты. Трамп белән уңышсыз дебаттан соң аңа фиркадәшләреннән басым артты, 81 яшьлек президентның сәламәтлеге күп сораулар уятты. Байден "демократик фирка һәм ил мәнфәгатьләре өчен" китүен әйтте һәм үзе урынына намзәт булып Һаррисны хупларга тәкъдим итте.
  • Һаррис намзәте АКШ президенты өчен көрәшне төптән үзгәртәчәк. Соңгы айларда ул Байден белән Дональд Трамп арасында реванш уены буларак кабул ителде. Алар 2020 елда Ак йорт өчен инде көрәшкән иделәр. Һаррисның сайлауда катнашуы көрәшнең алгы сызыгына намзәтләрнең сәламәтлеге түгел, сәясәтне һәм башкарган гамәлләр турында бәхәсне кайтара ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG