Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Украинага Русия керемнәреннән 1,5 млрд евро күчергән


Еврокомиссии башлыгы Урсула фон дер Ляйен
Еврокомиссии башлыгы Урсула фон дер Ляйен

Бу акчаларның 90 проценты Украинага кирәкле корал сатып алуга, ә 10 проценты - аны сугыштан соң төзекләндерүгә тотылачак.

Бүген, 26 июльдә Европа берлеге Украинаның саклану кирәк-яраклары өчен дип, беренче тапкыр Русиянең Европа берлегендә туңдырылган мөлкәтеннән керемнәрне - 1,5 миллиард евро акча күчергән.

Акча күчерелүе турында Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен җиткерде.

Ул бу акча Украинаны төзекләндерүгә һәм аның хәрби чыгымнарына китәчәк, дип искәртте.

Май аенда Европа берлеге илләре Русиянең Euroclear Бельгия депозитариенда туңдырылган мөлкәтеннән керемнәрне куллану схемы турында килеште.

Бу акчаларның 90 проценты Украинага кирәкле корал сатып алуга, ә 10 проценты - аны сугыштан соң төзекләндерүгә тотылачак.

Маҗарстан бу акчаның 100 проценты да коралга бирелүенә каршы чыкты, чөнки ул корал өчен акча бирүдән катгый рәвештә баш тарта. Шуңа күрә компромисска килделәр.

Русиянең акчалары элеккечә туңдырылган килеш кала бирә. Украинага алардан килгән керемнәрне генә бирәләр. Бу елына берничә миллиард евро. Русия хакимиятләре Европа берлеге илләренең бу керемнәр белән идарә итәргә хакы юк дип саный һәм моңа җавап буларак чаралар күреләчәге турында кисәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG