Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә диверсияләр аркасында тимер юл хәрәкәте бозылган


"Зыян салучы гамәлләрне", аерым алганда ут төртүләрне - тимер юл хәрәкәтен туктату өчен эшләгәннәр, диелә хәбәрдә. Хакимиятләр бу һөҗүмнәр махсус эшләнгән ди. Әлегә тоткарлаулар, шикләнелүчеләр турында җиткермәделәр.

Парижда Олимпия уеннары ачылыр алдыннан, 26 июльгә каршы төндә Франциядә тизйөрешле поездлар хәрәкәт итә торган берничә тимер юл зарарланган, моңа диверсияләр сәбәпче дип фаразлана. Бу хакта Франциянең SNCF тимер юл ширкәте җиткерә. Кайбер поездлар бөтенләй юлга чыкмаячак, икенчеләре соңарып китәчәк, вокзалларда чиратлар хасил булган.

Ширкәт хәбәрендә әйтелгәнчә, Париждан төньякка, көнбатышка һәм көнчыгышка - Лилль, Страсбург һәм Бордо шәһәрләренә илтә торган югары тизлекле TGV поездларының тимер юллары зыян күргән.

Көньякка - Лион шәһәренә һәм Урта диңгез яр буе ягына илтүче линиядә дә ут төртмәкче булганнар, анысын булдырмый калдырганнар.

"Зыян салучы гамәлләрне", аерым алганда ут төртүләрне - тимер юл хәрәкәтен туктату өчен эшләгәннәр, диелә хәбәрдә. Хакимиятләр бу һөҗүмнәр махсус эшләнгән ди. Әлегә тоткарлаулар, шикләнелүчеләр турында җиткермәделәр.

SNCF ширкәте искәртүенчә, төзекләндерү эшләре берничә көнгә сузылырга мөмкин, шуңа ширкәт югары тизлекле поездларга билет алган, зыян күргән юллар аша узачак юлчылардан әлегә сәфәрләренә кичектереп торуны сорый.

  • Бүген Парижда XXXIII җәйге Олимпия уеннары башлана. Ачылыш тантанасында дөньяның 206 иленнән 10 меңләп спортчы катнашачак. Ачылыш тантанасы гадәттәгечә стадионда түгел, ә Сена елгасында узачак. Спортчылар елга буйлап көймәләрдә йөзеп яр буенда урнашкан тамашачыларны сәламләргә җыена. Ярышларның күбесенә керү бушлай булачак.
  • Парижда Олимпия уеннары вакытында "тотрыксызлыкка китерердәй гамәлләр" әзерләүдә шикләнеп Русия ватандашын тоткарлаганнар иде.
  • Күптән түгел Франция эчке эшләр министры Жеральд Дарманен Олимпиада-2024кә йөзләгән чит ил кешесен — журналистларны, физиотерапевтларны һәм техник эшчеләрне кертмәячәкләрен әйткән иде. Министр сүзләренчә, бу исемлеккә Русия һәм Беларус ватандашлары да керә.
  • Парижда Олимпия уеннары 26 июльдән 11 августка кадәр үтә. Уеннарда Русиянең — 15, Беларусның — 16 спортчысы нейтраль статуста катнашачак.
  • Русия спортчыларына Олимпиадада катнашу өчен 54 квота бирелде. Катнашырга рөхсәт ителсә дә 21 спортчы моннан баш тартты. Алар арасында көрәшчеләр һәм дзюдочылар бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG