Accessibility links

Кайнар хәбәр

Француз җырчысыннан яшь галим Азат Мифтаховны азат итәргә булышуын сорыйлар


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Активистлар искәртүенчә, Мирей Матье Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән "иптәшләрчә мөнәсәбәтләрдә".

Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерү комитеты - Solidarité FreeAzat француз җырчысы Мирей Матьега ачык хат юллаган. Аны дөньяның 29 иленнән 560 кеше имзалаган.

Активистлар искәртүенчә, Мирей Матье Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин белән "иптәшләрчә мөнәсәбәтләрдә", җырчының Русиядә абруе зур һәм ул Һуманитар фәннәр дәүләт академик университетының профессоры дигән мактаулы дәрәҗәгә ия кеше, димәк аның сүзенә колак салырга мөмкиннәр.

Мирей Матьеның бу эшкә катнашуы Мифтаховның җинаять эшенә игътибар җәлеп итәр иде, аны яңадан караттырырга булышыр иде, дип саный активистлар.

Җырчыга бу хатны аның туган көнендә җибәргәннәр. Шул ук көнне Батсрыкин җырчыны "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә туган көне белән котлады. Активистлар искәртүенчә, элегрәк тикшерү комитеты башлыгы җырчыга шигырьләр һәм җырлар багышлаган, берничә мәртәбә Русиягә чакырган.

2020 елдан бирле Матье Русия тикшерү комитеты каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы булып тора.

  • Быел март ахырында Азат Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Ул киләсе 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак. Галим гаебен танымады.
  • Тикшерү фаразынча, былтыр хулиганлык турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәк"дип әйткән. Хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен сөйли.
  • Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG