Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Киевтагы "Охматдет" балалар хастаханәсен төзекләндерүгә 10 миллион евро бирәчәк


"Без Украинадагы онкология белән авыручы балаларны дәвалый торган бу урынның башка булмавына күнәргә тиеш түгел һәм күнмәячәкбез дә", дигән Германиянең икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш мәсьәләләре министры Свенья Шульц.

Киевның 8 июль көнне Русия ракет һөҗүме ясаганда җимерелгән "Охматдет" балалар хастаханәсен торгызуга Германия 10 миллион евро бүлеп бирәчәк.

Бу хакта Rheinische Post газетына Германиянең икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш мәсьәләләре министры Свенья Шульц әйткән.

"Без Украинадагы онкология белән авыручы балаларны дәвалый торган бу урынның башка булмавына күнәргә тиеш түгел һәм күнмәячәкбез дә", дигән министр.

Башка ярдәм итүчеләрнең акчалары белән бергә Германиянеке дә тиз арада хастаханәне эшли торган хәлгә китерү, аны кышкы чорга әзерләү өчен кулланылачак. Аерым алганда хастаханәнең тышкы ягын, процедуралар бүлмәләрен, җылылык-электр үткәргечләрен төзәтәчәкләр.

  • 8 июль иртәсендә Русия хәрбиләре Украинага көчле ракет һөҗүме ясады.
  • Бу һөҗүмдә 32 кеше үлде, 100дән артык кеше яраланды. Ракетларның берсе "Охматдет" хастаханәсенә төшкән иде, хастаханәдә ике кеше һәлак булды, 32 кеше җәрәхәтләнде.
  • БМО Киевтагы хастаханәгә Русия гаскәре ракеты төшкән булу ихтималы зур диде. Русия хакимиятләре моны Украинаның һава һөҗүменнән саклану ракеты дип ышандырга тырышты.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG