Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда авиация заводы өчен эшчеләрне мәктәптән үк әзерли башларга булганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларны Казанның 10нчы мәктәбендә әзерләячәкләр.

Сентябрьдә Казанның 10нчы мәктәбендә ике "авиация сыйныфы" ачылачак. Бу хакта "Казанские ведомости" җиткерә. Укучылар 10-11нче сыйныфларның мәктәп програмын үзләштерәчәк һәм шул ук вакытта Дементьев исемендәге авиация-техник көллиятендәге станокларда эшләргә өйрәнәчәк.

Аттестат белән беррәттән аларга станок операторлары квалификациясе турында таныклык та бирелергә тиеш. Мәгариф идарәсе хәбәрендә аларга Казан авиация заводына эшкә урнаштыру гарантияләнә диелә. Шул ук вакытта яшь эшчеләргә Казан авиация институтында (КНИТУ-КАИ) читтән торып укырга рөхсәт итәчәкләр.

Казан авиация заводына эшчеләр җитми. Шуның аркасында апрельдә заводта Ту-214 очкычлары җитештерү планын 40 процентка гына үтәгәннәр. Искәртелгәнчә, 91 эшче җитми һәм очкычларны заказ бирүчесенә тапшыруның вакытлары кичектерелә.

Күптән түгел "Аэрофлот" һава ширкәтенең Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларыннан баш тартырга теләве билгеле булды. Очкычларны тапшыру вакытлары күчерелгәнгә күрә "Аэрофлот" Казанда җитештерелүче барлыгы 40 "Ту-214" очкычыннан баш тартып, алар урынына МС-21 очкычлары сатып алмакчы.

  • Казанның боралак заводында да шул ук хәл. Анда 400 эшче кирәк. Завод Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла. Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак җитештереп чыгарган булган. Тик сугыш башлангач эш арткан. 2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда - 125 данә ясарга ниятлиләр.
  • Татарстанда эшчеләр җитми. Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
  • Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
  • Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар.
  • Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Казанның үзендә генә 25ләп хәрби җитештерү оешмасы эшли. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр ясала. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG