Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең төньягында Русия саклану министрлыгы офицеры утырган машина шартлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Андрей Торгашевның аяк табаннары өзелгән, хатыны да яраланган, алар хастаханәдә. Коммерсантъ хәбәренчә, үтерү өчен һөҗүм итү турында җинаять эше ачылган, тик моны соңрак терактка үзгәртергә мөмкиннәр.

Мәскәүнең төньягында Русия кораллы көләренең 89нчы иярчен элемтә радиоүзәге җитәкчесе урынбасары Андрей Торгашев һәм аның хатыны утырган машина шартлаган. Шартлауда зыян күрүчеләрнең кем булуын Astra ачыклаган иде, соңрак моны дәүләт агентлыклары да раслады.

Торгашовның аяк табаннары өзелгән, хатынын кыйпылчыклар яралаган, аларның икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. Янәшәдә торган биш машина да зыян күргән.

Русия эчке эшләр министрлыгында бу казага шартлаткыч җайланманың шартлавы сәбәпче булган, дип саныйлар. Бу — Торгошевка һөнәри эшчәнлеге аркасында ясалган һөҗүм булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Элегрәк Astra якындагы йортларда яшәүчеләргә сылтама белән, офицерның машинасы газ белән йөргән дип язган иде.

Коммерсантъ хәбәренчә, шартлаудан соң үтерү өчен һөҗүм итү турында җинаять эше ачылган, тик моны соңрак терактка үзгәртергә мөмкиннәр.

Соңрак Андрей Торгашев медиада чыккан бу хәбәрләрне кире какты. RT белән сөйләшкәндә ул шартлау турында эштә вакытта белеп алдым дигән һәм шартлаган Toyota Land Cruiser машинасына катнашым юк дип белдергән. "Мин ул урында яшәмим дә. Бөтенләй башка урында яшим", дигән Торгашев.

Шул ук вакытта "Агентство" басмасы язуынча, шартлау булган Синвиянски урамында Торгашовның хатыны Майя яши.

  • 2022 елның 20 августында Мәскәү янында фәлсәфәче Александр Дугин кызының машинасы шартлады. Бомба машина йөртүче утырырга тиешле җирдә куелган диелде. Әтисе дә кызы белән бер машинада барырга тиешле булган, әмма машинага утырмый калган дип җиткерделәр.
  • Александр Дугин – "урыс дөньясы" идеологларының берсе, ул Русия гаскәрләрен Украинага кертү һәм аның бөтен җирләрен оккупацияләүне яклап чыгыш ясады. Дугин фикерләре Кремль сәясәтенә йогынты ясый дип саныйлар. Дарья Дугина да әтисенең фикерләрен уртаклаша һәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. Әтиле-кызлы Дугиннарны Британиянең чикләүләр исемлегенә керттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG