11 гыйнварда Русиянең Югары мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйың Юстиция министрлыгына каршы ике шикаятен карады. Алар колонияләрдә эчке кагыйдәләрнең кайбер пунктларын гамәлдән чыгаруны таләбе белән бирелгән иде. Беренче шикаять штраф изоляторында (ШИЗО), камера тибындагы бүлмә (ПКТ) һәм камера тибындагы бердәм бүлмәдә (ЕПКТ) бердән артык китап алып керергә ярамау турында. Икенчесе - ашауга 15 минут кына бүлү турында.
Хөкемдар Олег Нефедов ике шикаятьне дә кире какты. Сәясәтче мәхкәмә утырышында Ямалның 3нче колониясеннән видеоэлемтә аша чыгыш ясады. Колонияләрдә мөселманнарның хокукларын чикләү турында ул озак кына сөйләде. "Төрмә системы яңа дошман тапты, яңа дошман мөселманнар дип атала", диде ул. Аның сүзләрен "Медиазона" китерә.
Алексей Навальныйны тоткарлауга өч ел тулганда Азатлык аның төрмәдә Коръән куллану мөмкинлеге өчен көрәшергә омтылуы турында сөйли.
2021 елда Навальный колониягә Коръән кертмәүне шикаять итте. Ул үзе белән алып килгән Коръән китабын бирмәүләре турында белдерде.
"Миңа минем Коръәнне бирмиләр. Бу ачуымны китерә. Утырту белән мин үземне тоткынлыкта камилләштерү исемлеге төзедем. Анда Коръән һәм Сөннәтне тирәнтен өйрәнү һәм аңлау да бар", дип язды Навальный Инстаграмда.
Ул "мөселман булмаган сәясәтчеләр арасында Коръән буенча чемпион" булырга телим диде.
"Минем аны элек тә укыган бар, әлбәттә. Ләкин бөтен кеше кебек кенә — "укыдым дияр өчен укыйм, ләкин берни дә аңламыйм". Миңа бу гына җитми. Христиан буларак үсешем дә Коръән укуны таләп итә", дип өстәгән Навальный.
Сәясәтче постыннан аңлашылганча, колония җитәкчелеге Коръәнне, башка китапларны кебек, башта экстремизмга тикшерәбез дигән.
Берничә айдан ул әлеге шикаятьтән баш тарткан.
"Бүгенге көндә миндә Коръән бар, Владимир Сорокинның соңгы китабы, Инҗил бар. Аларны китерү дә җайга салынды", диде ул мәхкәмә утырышында.
Мөселманнарга кагылышлы тагын бер шикаять, алда әйтелгәнчә, Югары мәхкәмәдә 11 гыйнварда каралды.
Соңрак Навальный ШИЗО, ПКТ һәм ЕПКТ кырыс тәртипле бүлмәләргә бердән артык китап алып кереп булмауны шикаять итте. Бигрәк тә дин тотучылар өчен бу авыр ди ул. Камерага газет яки кроссворд журналы алып керсәң, Коръәнне инде алып керергә ярамый.
"Безнең төрмә системы, зур оешма, үзенә яңа дошман тапты. Бу яңа дошман мөселманнар дип атала. Ислам дине кагыйдәләре белән яшүче мөселманнар һәм исламны өйрәнүчеләр. Һәм менә аларга төрле чикләүләр куела" дип чыгыш ясады ул мәхкәмә утырышында.
Навальный ФСИН вәкилләре кешенең ислам өйрәнүендә ниндидер куркыныч күрәләр ди.
"Мөселманнар исламны өйрәнеп, имеш, башка кагыйдәләрне кире кагачаклар, төрмә админстрациясенә үзләрен каршы куячаклар һәм үз кагыйдәләрен алга сөрәчәкләр дип уйлана. Ләкин бу - уйдырма", диде Навальный.
Ул ШИЗО камерасына тәсбих кертүне тыюга да игътибар итте.
"Кемгә комачаулый алар? Православларның да, католикларның да тәсибхләре бар, ләкин сирәгрәк. Аңлашыла ки, бу кагыйдә мөселманнар камерага тәсбих алып кермәсен өчен эшләнә. Ни өчен? Беркем аңламый. Бу - абсурд", ди сәясәтче.
Ул ПКТга бер генә китап кертергә ярауны тоткыннарның хокукларын чикләү дип саный. Кеше нинди генә дин тотмасын, көндәлек дини тормышын алып бару өчен аңа берничә китап кирәк. "Мәсәлән, миңа ике яки өч китап кирәк. Миңа Яңа Завет һәм Псалтырь кирәк. Ни өчен мин камерага икесен дә алып керә алмыйм. Беркем дә бу сорауга җавап бирә алмый. Ләкин без аңлыйбыз. Чөнки мин тоткыннарның китапларын күрдем. Анда бары тик ислам китаплары гына. Монда колониядә ПКТда кемнәр утырганын белмим, ә элеккесендә бер мин генә урыс идем. Калганнары - мөселманнар Һәм аларга үз диннәрен тотар өчен җитәрлек китап тотарга рөхсәт итмиләр. Бу - абсурд һәм акылсызлык", ди Навальный.
Аның сүзләренчә, әгәр камерага Коръән алып керәм дисә, тоткын башка бер газет та, кроссворд та ала алмый. Мөселман кешесе, әлбәттә, Коръән сайлый ди.
"Бу барысы да мөселманнарны үз диннәрен өйрәнүдә чикләү өчен башкарыла. Корън сиңа кирәк, аны алып керәсең, ә башка ислам китапларын - юк. ЕПКТ - бик салкын урын. Тоткыннар анда ни өчен газет алып керә? Ябынып ятар өчен. Газет аласың икән, димәк, Коръәнеңне алып керә алмыйсың. Әлбәттә, газет белән Коръән арасыннан син Коръәнне сайлыйсың. Димәк, туңасын инде", дип сөйләде сәясәтче.
Шул ук вакытта ул "ислам экстремизмы" проблемы бар дип саный.
"Мондый проблем бар. Ләкин бу әйбергә каршы көрәшергә телисез икән, шөгыльләнегез ул кешеләр белән. Сезнең карашка яхшы дип саналган китаплар бирегез. Алар янына руханилар килсен. Бу уңайдан бәхәсләр булсын. Әгәр бу кеше ваһабчы икән, аны кире уйлатырга тырышыгыз. Ләкин мөселманның тәсбихен, китабын тартып алу гына нәрсәгә китерә? Ачу чыгуга. Һәр колониядә намаз уку бүлмәләре ясадылар. Сүздә бөтен дин хокуклары үтәлә, ләкин синең тәсбихеңне тартып алалар, китабыңны тартып алалар.
Навальный шулай ук башка җиргә күчкәндә әйберләр арасында Коръән яки ислам турында башка китап күрсәләр, сораулар бирә башлыйлар, "чемоданда бомба" яткан кебек карыйлар ди. "Безнең систем исламга караган теләсә нинди әйбергә куркынычка кебек карый. Һәм тискәре нәтиҗәгә китерә. Кешеләр усаллана. Мине болай да утырттылар, әле җитмәсә, китабымны да алалар дип уйлый кеше", ди Навальный.
Әлеге шикаять кире кагыла.
Төрмәләрдә мөселманнарның хокуклары кысылу турында хәбәрләр әледән-әле чыгып тора.
Былтыр декабрьдә Русиянең "Владимирский централ" төрмәсе җитәкчелеге 14 елга хөкем ителгән мөселманнар хокукын яклаучы Баһром Хамроевның Коръән китабын тартып алган иде.
Колонияләрдә мөселман тоткыннарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү очраклары да бар. 2022 елда Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать тә юлланды.
Gulagu.net хокук яклау проекты Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар дип хәбәр итте. Анда ураза тотучы мөселманнарны кыйныйлар, дуңгыз ите тәкъдим иткәннәр диелде.
22 елга колониягә хөкем ителгән Казан мөселманы Руслан Сөнгатовка былтыр Рамазан аенда ураза тотуда киртәләр тудырганнар. Карцерда утыру сәбәпле аңа сәхәрдә дә, ифтарда да ризык бирелмәгән. Сөнгатов, мөселманнарга мөнәсәбәт колония җитәкчелегенә дә карый, ди. Аның әйтүенчә, Удмуртиядәге ИК-8 белән ИК-1 бер-берсенә бик якын гына урнашса да, тәртипләр бөтенләй төрле. Сигезенче колониядә тоткыннарга мөнәсәбәт кешелекле, мәсьәләне сөйләшеп хәл итеп булса, беренче колониядә исә – гел мыскыллау. Ул ике колониядә дә утырып алган.
Адвокат Марат Ашимов та төрмәләрдә мөселманнарга башкачарак караш һәм бу төрмә төрмә җитәкчелегеннән тора дип сөйләгән иде.
"Җитәкче аңлый торган кеше икән, ул аларга тими, намаз укырга да мөмкинлек бирә. Әмма махсус котыртучылар да бар, мәсәлән, бер кеше намаз укый икән, төрмә хезмәткәре андый вакытта бер-ике минут көтеп торырга икәнен белә, ләкин махсус шул вакытта килеп, ниндидер әмерләр бирә. Мөселман кешесенә намазын өзәргә ярамый, ул әмерне тыңламаска мәҗбүр, җитәкчегә шул җитә кала – ул тәртипне бозган булып чыга. Рамазан ае керүгә дуңгыз ите ашата башлыйлар.
Мөселман икән – аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар.
Колонияләрнең төрлесе бар. Ләкин мөселманнарга икенчерәк, начаррак караш – ул әйбер, гомумән алганда, чыннан да бар. Мөселман икән – аңа баштан ук мөнәсәбәт икенчерәк, аңа шикле кешегә караган кебек карыйлар. Бөтен җирдә дә шулай дип әйтеп булмый, ул кешедән тора. Әгәр анда эшләүче төрмә хезмәткәрләре ерткычлар икән, алар юктан гына да бәйләнеп, җәза бирергә генә торалар. Нормаль кешеләр булса, кыенлыклар килеп тумый", диде Ашимов.
"Мемориал" хокук яклау үзәгенең сәяси тоткыннарга ярдәм бүлеге җитәкчесе Сергей Давидис "террор" маддәләре нигезендә яки башка маддәләр нигезендә хөкем ителгән мөселманнарның хокукларын бозу гадәти хәл ди.
— Мөселманнар әзрәк яшәгән төбәкләрдә еш кына тоткыннарга намаз укуда кыенлыклар тудыралар, Коръәннәрен тартып алалар, ашау мәсьәләсендә дә канун бозулар була. Бу турыда махсус сәяси карар бар дип уйламыйм, бу шундый "кәҗүнни исламофобия" нәтиҗәсе булырга охшый, чөнки Русиядә ислам террорчылыгы куркынычы булуы нигезсез рәвештә күпертелә. Андый террорчылык бар, әлбәттә. Әмма дәүләт оешмалары тараткан андый мәгълүмат күбрәк чын террорчылык белән түгел, ә ислам кануннарына консерватив рәвештә буйсынучылар һәм үз диннәренә җитди караучылар белән бәйле", ди хокук яклаучы.
Алексей Навальный сәясәт карьерасы башында да мөселманнар турында каршылыклы фикерләр әйтеп килде.
2011 елның октябрендә Навальный рус милләтчеләренең "Русский марш" йөрешендә катнашып үз чыгышында "Кавказны ашатуны туктатырга" чакырды.
"Без, монда җыелучылар, Кавказда хәзер хакимияттә булган "уродлар" гына түгел, "нормаль" кешеләрнең дә яшәгәнен беләбез. Анда пәрәнҗәгә төренеп 25 бала табарга хыялланган кызлар гына түгел, кеше кебек яшәргә теләгән кызлар булганын да беләбез. Анда укырга, эшләргә теләгән яшьләр дә бар, аларның хыялы Porsche Cayenne машинасы белән алтын пистолет кына түгел", диде Навальный ул чыгышында.
Шулай ук мәчетләр легаль булмаган мигрантлар мәсьәләсен тудыра диде.
Берничә тапкыр Навальный Үзәк Азия илләре ватандашларына Русиягә виза кертергә, канунсыз мигрантларны илдән куарга чакырды.
Навальныйның Иван Жданов, Мария Певчих, Леониң Волков кебек көрәштәшләре сәясәтченең мөселманнар хокуклары турында сүзләрен таратмады, урыс телле медиа да бу хакта зурлап язмады. "Медиазона" гына мәкалә чыгарды, башкалар икенче шикаять - тоткыннарның ашауга вакытлары чикләнү турында хәбәрләр бастырды.
Белешмә: Алексей Навальный
Алексей Навальный — Русия оппозициясе сәяәтчесе. 2020 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, 2021 елның 17 гыйнварында Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Башта аңа "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
Соңрак Навальныйга карата башка җинаять эшләре ачылды. Былтыр 2023 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтчене экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Навальный гаебен танымый, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум