Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу Израил белән АКШның Иранга каршы торучы "Авраам альянсы"н төзергә тәкъдим итте


Биньямин Нетаньяһу
Биньямин Нетаньяһу

Ул Иранны Якын Көнчыгышта һәм бөтен дөньяда иминлеккә янаган төп куркыныч, дип атады.

Чәршәмбе, 24 июльдә Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Вашингтонда АКШ Конгрессы каршында чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Иранны Якын Көнчыгышта һәм бөтен дөньяда иминлеккә янаган төп куркыныч, дип атады.

Нетаньяһу АКШны Израил белән бергә Иран куркынычына каршы торырдай хәрби альянс төзергә чакырды. Шулай ук ул АКШтан Израилгә җибәреләсе хәрби ярдәмне тизләтүне сорады. Бу Газзә сызыгындагы ХӘМӘС радикаль төркемен тизрәк тар-мар итү өчен кирәк диде. ХӘМӘС АКШта һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылды.

Нетаньяһу чыгыш ясаганда залда ХӘМӘС тотык итеп алганнан соң азат ителгән Ноа Аргамани һәм әле дә әсирлектә калган башка тотыкларның туганнары - АКШ, Израил ватандашлары да бар иде.

Нетаньяһу Израилнең ХӘМӘСкә каршы сугышы - ике цивилизация низагы түгел, цивилизация белән вәхшилек бәрелеше диде. Ул Израил террорчылык белән көрәш алып бара, ә бу куркыныч аның үзенә генә түгел, АКШка да, гарәп дөньясына да яный дип искәртте.

Премьер-министр радикаль исламчылыкны алга алып баручы көч - Иран диде. Аның фикеренчә, ХӘМӘС артында да, Ливандагы "Хезболла" һәм Йәмәндәге хөситләр артында да нәкъ менә Иран тора.

Иранның төп максаты - Израиль түгел, ә АКШ, дип белдерде ул.

Иранга каршы тору өчен АКШ белән Израил төзегән альянска башка илләр дә, шул исәптән гарәп илләре дә кушыла алыр иде, дип саный Нетаньяһу. Ул яңа альянсны "Авраам альянсы" дип атарга тәкъдим итте.

Нетаньяһу ХӘМӘСнең бирелүе, коралларын ташлап, бөтен израил тотыкларын кире кайтаруы Израил өчен бик мөһим, ди. Сугыштан соң Газзә сызыгында Израил белән тыныч яшәргә омтылган фәләстин сивил хакимияте җирле үзидарәсе урнашырга тиеш, дип саный ул.

  • Былтыр 7 октябрьдә ХӘМӘС отрядлары Израилнең көньягына һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды.
  • Ноябрьдә аларның бер өлешен Израил төрмәләрендә утырган фәләстиннәргә алмаштыру юлы белән азат иттеләр. Тик ХӘМӘС кулында әле дә 100ләп тотык кала бирә. Аларның бер өлешенең инде үлгән булуы да бар.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итх. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде. ХӘМӘС оешмалары 35 меңнән артык кеше үлде ди, бу саннарга бәйсез раслау юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG