Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж шымчылыктан куркып, Олимпиадага Русия журналистларын кертми


Француз хакимиятләре Олимпиадада катнашмакчы булган миллионга якын кешене тикшергән. Алар беркемнең дә куркыныч тудырмавын аныкларга теләгән. 

Париж шымчылык өчен сагаеп, Олимпиада-2024кә йөзләгән чит ил кешесен — журналистларны, физиотерапевтларны һәм техник эшчеләрне кертмәячәк. Бу хакта Франция эчке эшләр министры Жеральд Дарманен Le Journal du Dimanche-га әңгәмәсендә әйткән.

Министр сүзләренчә, бу исемлеккә Русия һәм Беларус ватандашлары, шулай ук башка илләрнең вәкилләре кергән, тагын нинди илләр турында сүз баруын әйтмәгән.

"Күзләү һәм традицион шымчылыктан тыш, кибер-һөҗүм ясау өчен компьютер челтәрләренә керү мөмкинлеге алырга мөмкиннәр", дип искәрткән Дарманен.

Шул ук вакытта ул Уеннарга Халыкара олимпия комитетында (ХОК) эшләүче русияләр кертелде, дип әйткән.

Дарманен сөйләвенчә, француз хакимиятләре Олимпиадада катнашмакчы булган миллионга якын кешене тикшергән. Алар беркемнең дә куркыныч тудырмавын аныкларга теләгән.

400 меңләп кешене Уеннарга үткәрмәгәннәр. Бу кешеләрне радикаль хәрәкәтләр белән элемтәләрдә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруда, кискен уңчы яки кискен сулчы оешмаларның вәкилләре булуда шикләнгәннәр.

Парижда Олимпия уеннары 26 июльдән 11 августка кадәр үтә. Уеннарда Русиянең — 15, Беларусның — 16 спортчысы нейтраль статуста катнашачак.

  • Былтыр декабрьдә ХОК Русия һәм Беларус атлетларын нейтраль статуста катнашу шарты белән Олимпиадага үткәрде. Алар төркем белнә катнаша алмый, аерым гына ярышачак.
  • Әгәр спортчы яки аның белән эшләүче хезмәткәр Русиянең Украинага сугышын актив хуплый яки гаскәрдә, иминлек оешмаларында исәпләнә икән, аларны Уеннарга кертмиләр.
  • Русия спортчыларына Олимпиадада катнашу өчен 54 квота бирелде. Катнашырга рөхсәт ителсә дә 21 спортчы моннан баш тартты. Алар арасында көрәшчеләр һәм дзюдочылар бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG