Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Монголия Халыкара мәхкәмә ордеры нигезендә Путинны тоткарламаячак


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та Кремльдә Путинның Монголиягә сәфәре өчен борчылмыйлар, дип белдерде.

Монголия Русия президенты Владимир Путинны Һаагадагы Халыкара җинаять ордеры нигезендә тоткарламаячакбыз дип ышандырган. Бу хакта Bloomberg Кремльгә якын чыганакларга сылтанып яза.

3 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Монголиягә барачак. Аны илнең президенты Ухнаагийн Хурэлсух Халхин-Гол елгасында совет һәм монгол гаскәрләренең япон кораллы көчләрен бергәләп җиңүенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен чакырган. Бу хакта Кремль хәбәр итте.

Былтыр Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Монголия исә - Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе. Ул Рим статутын 2000 елда имзалады, 2022 елда гамәлгә кертте. Рәсми яктан Халыкара Җинаять мәхкәмәсе әгъза-илләре мәхкәмәнең карарын үтәп Путинны тоткарларга тиеш. Шул ук вакытта Монголиянең диңгезгә чыга торган урыны юк һәм ул Русия һәм Кытай белән генә чиктәш. Ә бу Путинны тоткарлаган очракта да аны Һаагага китерүне авырлаштырыр иде.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу турында карар чыгарганнан бирле Путин Рим статутын имзалаган илгә беренче тапкыр бара.

Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Кремльдә Путинның Монголиягә сәфәре өчен борчылмыйлар, дип белдерде.

Халыкара җинаять мәхкәмәсенең кулга алу карары турында Монголия хакимиятләре белән сөйләшүләр булдымы дигән сорауга Песков: "Әлбәттә, сәфәрнең бөтен үзенчәлекләре дә җентекле әзерләнде", дигән.

  • Былтыр 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.
  • Әлеге ордер чыкканнан соң Путинның Рим статутын имзалаган илләргә барганы юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG