Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрының элекке урынбасары, генерал Булгаковны кулга алганнар


Дмитрий Булгаков
Дмитрий Булгаков

Булгаковны нинди маддәдә гаепләүләре әйтелми, тикшерү комитеты белән ФСБда бары тик коррупция белән бәйле җинаять турында сүз баруын гына  искәртәләр.

Русия саклану министрының элекке урынбасары, генерал Дмитрий Булгаковны сак астына алганнар. Бу хакта бүген, 26 июльдә Русия Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) һәм тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Булгаков 2008 елдан 2022 елга кадәр саклану министрының урынбасары вазифасында иде, ул тыл мәсьәләләре һәм Кораллы көчләрне мадди-техник тәэмин итү белән шөгыльләнде. Мобилизация игълан ителгәч, 2022 елның сентябрендә аны вазифасыннан алдылар.

Булгаковны нинди маддәдә гаепләүләре әйтелми, тикшерү комитеты белән ФСБда бары тик коррупция белән бәйле җинаять турында сүз баруын гына искәртәләр.

Бу җинаять эшенең нечкәлекләре рәсми хәбәр ителми. "Новости" агентлыгы чыганагы исә генерал гаскәрне тәэмин итеп торучы ширкәтләрдән килгән акчаны үзенә дә алып калган дип ышандыра.

Аерым алганда, "Грязин азык-төлек комбинаты" ("Грязинский пищевой комбинат") белән килешү төзеттерүгә ирешкән, шуның аркасында гаскәргә кыйбат бәягә сыйфатсыз ризыклар бирелгән.

Булгаковның кайчан кулга алынуы хәбәр ителми. Саклану министрлыгына якын "Рыбарь" Телеграм каналы аның белән бәйле тикшерү эшләре әле май аенда ук узган, дип яза. Хәзерге вакытта ул Мәскәүнең "лефортово" тикшерү изоляторында утыра, тикшерү эшләре алып барыла диелә.

  • 2016 елда Булгаковка Русиянең Сүриядәге төркемен тәэмин итүне оештырганы өчен Русия каһарманы исеме бирелде. Күп санлы орденнар белән бүләкләнде. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, шул исәптән сугышны хуплаучы блогерлар да аны хәрбиләрне тәэмин итүдә өзеклекләр бар дип, тәнкыйть утына тотты.
  • 2022 елда аның урынына Михаил Мизинцевны куйдылар, бу вазифадан Мизинцев 2023 елның апрелендә китте.
  • Булгаков - соңгы айларда җинаять эзәрлекләвенә эләккән югары дәрәҗәле хәрбиләрнең берсе булды.
  • Моңарчы зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов һәм Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Юрий Кузнецов кулга алынды.
  • Май ахырында Русия кораллы көчләренең баш элемтә идарәсе җитәкчесе һәм Баш штаб җитәкчесенең урынбасары, генерал-лейтенант Вадим Шамарин тоткарланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG