Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ватандашын Олимпиада вакытында тотрыксызлык китереп чыгармакчы булуда гаеплиләр


40 яшендәге русиялене (аның исеме әйтелми) узган якшәмбедә Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек баш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.

Парижда Олимпия уеннары вакытында "тотрыксызлыкка китерердәй гамәлләр" әзерләүдә шикләнеп Русия ватандашын тоткарлаганнар. Олимпия уеннары Франция башкаласында бу атнаның җомгасында ачылачак. Бу хакта француз прокуратурасына сылтама белән AFP яза.

40 яшьлек русиялене (аның исеме әйтелми) узган якшәмбедә, 21 июль көнне Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек баш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган һәм сак астына утырткан диелә.

23 июльдә аңа Франциядә дошманлык уяту максаты белән, чит дәүләт мәнфәгатьләрендә, күзләү эшчәнлеге алып бару турында гаепләү белдерелгән. Гаепле дип табылса, аңа 30 ел төрмә яный.

Le Parisien мәгълүматынча, Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек идарәсе берничә көн буе русиялене күзәтеп торган, ә 21 июльдә аны тоткарлаганнар. Фатирында тентү үткәргәннәр.

Күптән түгел Франция эчке эшләр министры Жеральд Дарманен Олимпиада-2024кә йөзләгән чит ил кешесен — журналистларны, физиотерапевтларны һәм техник эшчеләрне кертмәячәкләрен әйткән иде. Министр сүзләренчә, бу исемлеккә Русия һәм Беларус ватандашлары да керә.

Дарманен сөйләвенчә, француз хакимиятләре Олимпиадада катнашмакчы булган миллионга якын кешене тикшергән. Алар беркемнең дә куркыныч тудырмавын аныкларга теләгән.

400 меңләп кешене Уеннарга үткәрмәгәннәр. Бу кешеләрне радикаль хәрәкәтләр белән элемтәләрдә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруда, кискен уңчы яки кискен сулчы оешмаларның вәкилләре булуда шикләнгәннәр.

  • Парижда Олимпия уеннары 26 июльдән 11 августка кадәр үтә. Уеннарда Русиянең — 15, Беларусның — 16 спортчысы нейтраль статуста катнашачак.
  • Русия спортчыларына Олимпиадада катнашу өчен 54 квота бирелде. Катнашырга рөхсәт ителсә дә 21 спортчы моннан баш тартты. Алар арасында көрәшчеләр һәм дзюдочылар бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG