Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 119 кеше гаскәрне "кимсетү" административ маддәсе нигезендә бирелгән штрафларны гамәлдән чыгара алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022-2023 елларда гаскәрне "кимсетү" турындагы маддә ярдәме белән дәүләт 190 млн сумга якын акча эшләгән.

Русиядә ил гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы маддә Административ хокук бозулар кодексына 2022 елның мартында кертелгән иде, шул вакыттан бирле бу маддә нигезендә 6792 тапкыр штраф салганнар. 2022 елда - 4439 тапкыр, 2023 елда - 2353 тапкыр. Әлегә 2024 елга рәсми белешмәләр юк. Тик хокук яклаучылар бәяләмәсенә күрә, июль аена кадәр полиция хезмәткәрләре гаскәрне "кимсетү" турында меңнән артык беркетмә төзегән. Бу хакта "Вёрстка" яза.

Түләнгән штрафларның акчасы Русия бюджетына китә. Басма исәпләп чыгарганча, 2022-2023 елларда гаскәрне "кимсетү" турындагы маддә ярдәме белән дәүләт 190 млн сумга якын акча эшләгән.

Басма язуынча, бирелгән штрафларын гамәлдән чыгаручылар да булган. 2022-2024 елларда шундый 119 кеше турында билгеле.

Штрафларны гамәлдән чыгаруга әйтик җаваплылыкка тартуның вакыты узуы сәбәпче булган. Полиция "кимсетү"не ачыклаганнан алып беренче мәхкәмә карарына кадәр иң күбе 90 көн узган булырга тиеш. Әгәр бу көннәрнең саны артып киткән икән, штраф канунсыз бирелгән булып тора. Моны нигез итеп алып 42 штрафны гамәлдән чыгарганнар.

Полиция хезмәткәрләре беркетмә төзегәндә хокук бозулар ясаган. Җаваплылыкка тартыла торган кешедән сорау алмаганнар, адвокатны полиция бүлекчәсенә кертмәгәннәр, беркетмәне имзаланганнан соң төзәткәннәр. Бу сәбәпләр белән 22 штраф гамәлдән чыккан.

Беркетмә төзелгән кешегә мәхкәмәгә чакыру кулына тапшырылмаган, шуңа ул мәхкәмәгә килмәгән. Апелляция мәхкәмәсендә хөкемдарлар беренче мәхкәмә аңа хәбәр җибәрүне начар башкарган, димәк аның үзен яклау хокукын бозган дип тә тапкан. Шул сәбәпле 13 штраф гамәлдән чыгарылган.

  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG