Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чит ил ватандашлары белән хезмәттәшлек итү турында кимендә 40 җинаять эше ачылган


Иң еш кешеләрне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионы яки Украина белән белән "элемтәләр" өчен гаеплиләр.

Русиядә тулы булмаган ике ел эчендә "яшерен рәвештә чит ил ватандашлары белән хезмәттәшлек итү"турында (Җинаять кодексының 275.1 маддәсе) кимендә 40 җинаять эше ачылган. Моны ачык чыганаклардагы белешмәләр нигезендә Север.Реалии исәпләп чыгарган.

2022 елның октябреннән бу турыдагы гаепләнү 41 кешегә белдергәннәр. Берничә кеше берничә маддәдә гаепләнгән, алар арасында "яшерен рәвештә хезмәттәшлек" маддәсе дә булган, исәпләүләрдә бу очраклар да саналган.

Русиядә бу хактагы җинаять эшләренең рәсми статистикасы юк. Басма сораштырган юристлар әйтүенчә, беренче эшләрне 2022 елда ачканнар (Север.Реалии шундый биш җинаять эше тапкан), әмма ул елны әле бу маддә нигезендә беркемне дә хөкем итмәгәннәр. 2023 елда ике кешене хөкем иткәннәр, кимендә 20 җинаять эше ачылган.

Север.Реалии 2024 елда ачылган кимендә 14 җинаять эше тапкан, ә хөкем карарлары 2025 елдан да иртәрәк билгеле булмас.

275.1нче маддә (чит дәүләт, халыкара яки чит ил оешмасы белән яшерен хезмәттәшлек итү) – 2022 елның июлендә Владимир Путин имзалаган Җинаять кодексына төзәтмәләренең бер өлеше иде. Бу төзәтмәләр "хәрби хәрәкәтләр шартларында" – ягъни Мәскәүнең Украинага каршы сугышы дәвам иткәндә кайбер маддәләрне кырыслатуны күз уңында тоткан иде.

"Яшерен хезмәттәшлек" өчен сигез елга кадәр утыртырга, яки штраф бирергә мөмкиннәр. Канун өлгесе авторлары "хезмәттәшлек" сүзенең мәгънәсен ачык кына аңлатмаган, бу – "Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлеккә" булыша торган чит ил ватандашлары белән аралашу диелгән.

Иң еш Украина белән яки Русияләрдән төзелгән, Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионы белән "элемтәләр" өчен гаеплиләр. Русиядә ул террорчы оешма дип танылды. Север.Реалии шундый 25 эш тапкан.

Чит дәүләтләр белән "элемтәләр" өчен өч җинаять эше ачылган: Польша, Латвия, Британия белән элемтәләр өчен берешәр эш.

Калган җинаять эшләренең ни өчен ачылуы билгеле түгел.

"Первый отдел" хокук яклау проекты юристлары исә 275.1 маддә нигезендә җинаять эше ачулары – кайбер очракларда тикшерү оешмаларының провокациясе булырга да мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG