Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының үзенчәлеген саклау програмының быелгы бюджетын 10 млн сумга арттырганнар


Моңа кадәр татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм грантының күләме ике тапкырга киметелгән иде.

Татарстан хөкүмәте Татар халкының үзенчәлеген саклау програмы вакытын 2027 елга кадәр озайтты һәм өстәмә финанслар бүлеп бирде. Бу хакта премьер-министр Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында әйтелә.

Дәүләт програмы кысаларында 2024 елда оештырылачак чараларга 88,5 млн сум каралган иде. Яңа үзгәрешләргә күрә, бюджеттан быел 99,3 млн сум бүлеп биреләчәк.

Моңа кадәр дәүләт програмы 2026 елга кадәр исәпләнгән иде. Хөкүмәт програм вакытын 2027 елга кадәр озайткан һәм моның өчен 99,3 млн сум бүлеп биргән. Шул ук вакытта 2025 һәм 2026 елларда да програм чыгымнары үзгәрешсез калган. Бу максаттан ел саен 88,5 млн сум бүленәчәге әйтелә.

2024 елгың мартында Татарстан хөкүмәте "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына үзгәрешләр кертте. Азатлык исәпләп чыгаруынча, дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк. Иң аз сумма — фәнни-тарихи тикшеренүләргә 12,4% тотылачак. Татар телендә дәреслекләр әзерләү һәм аларны таратуга да зур акча каралмаган. Барлык чыгымнарның 16,6% гына татарның милли үзенчәлеген тел аша саклауны күзаллый. Монда дәүләт програмына бүленгән финансларның кимүен дә онытмаска кирәк, гәрчә, Татарстанның бюджеты ел саен үссә дә.

Моңа кадәр хөкүмәт Татарстанда татар телендә белем бирүче укытучыларга ярдәм грантының күләмен ике тапкырга киметкән иде. Элек ул 200 мең сум булса, хәзер 100 мең сумга калды.

Былтыр Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Тарихчы Дамир Исхаков бу Мәскәү басымы астында эшләнде дип белдерде. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG