Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган укучылар КФУга укырга керә ала


Казан федераль университетының төп бинасы
Казан федераль университетының төп бинасы

Бердәм республика имтиханы балларын эчке имтихан баллары дип исәплиләр.

Татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырып, Казан федераль университетының "Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика", "Педагогик белем бирү: Татар теле, әдәбияты һәм чит (инглиз) теле" юнәлешләренә укырга керергә була.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов сөйләгән.

"Татар теленнән бердәм Республика имтиханын 90 һәм югары баллга тапшырган укучылар институтта татар теленнән эчке имтихан узган көнне килә һәм укучылар үзләре риза булсалар, имтихан алучы комиссия шунда беркетмә төзеп, аларның бердәм республика имтиханында алган балларын кабул итү комиссиясенә куярга дип рәсмиләштерә. Риза булсалар, аларны эчке имтиханга кертеп тормыйлар. Бердәм республика имтиханы балларын эчке имтихан баллары дип исәплиләр", – дип аңлаткан ул.

Мирзаһитов татар теленнән Бердәм республика имтиханын 90 баллдан кимрәк баллга бирүчеләрне институтта татар теленнән эчке имтиханны тапшырып карарга чакырган. "Бердәм республика имтиханында алган балларын исәпкә алуларын телиләр икән, беркетмә төзеп, исәпкә алабыз. Теләмиләр икән, без алардан эчке имтихан кабул итәбез", – дигән ул.

Шулай ук Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләрне дә "беркетмә төзеп, 100 балл белән исәпкә алабыз", – дип сөйләгән җитәкче.

  • 2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак. Узган уку елында КФУда татар теленнән филологларны әзерләүгә 45 бюджет урыны бүлеп бирелгән иде.
  • Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшырачак, дип хәбәр ителде. Бу узган елдан бер укучыга азрак.
  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG