Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 19 яшьлек егет янган өйләрен төзекләндерергә акча эшләү өчен Украинадагы сугышка киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Минзәлә егете "Батыр" батальоны белән контракт төзегән.

Татарстанның Минзәлә шәһәреннән 19 яшьлек Илья "җиңүгә үз өлешен кертү һәм гаиләсенең матди хәлен яхшырту өчен" контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

— Бер ай элек безнең гаилә кыен хәлдә калды. Төнлә яшен сугып янгын чыкты, йортыбыз, ишегалды корылмалары, мунча – барысы да янып бетте. Контракт белән хезмәт итәргә карар кылуымның бер сәбәбе – йортны торгызуда әти-әниемә ничек булса да ярдәм итү. Әнием башта каршы төшкән иде, әмма соңрак бу карар белән килеште, — дип сөйләгән Илья.

Егет "Батыр" батальонында хезмәт итәчәк, диелә. Нигездә Татарстан контрактчыларыннан торган бу батальонны быел гына төзеделәр. Яңа батальон Самар өлкәсендә оешачак, диелде.

Яңа мотоукчы батальонны быел май аеннан июнь аена кадәр төзиячәкләре, батальонда 400дән артык кеше булачагы да әйтелде.

Республикада яшәүчеләрнең "җиңел генә баеп кайтуга" өметләнеп, "ихтыяри" батальоннарга керүләре турында Азатлык моңарчы да язган иде.

"Ихтыярилар"ның күпчелеге турында туганнары да "акча эшләргә китте", "бурычлары күп иде", "мондый хезмәт хакын тагын кайда аласың" кебек сүзләр сөйли. Әйтик, Азатлык Актаныштан сугышка киткән 52 яшьлек Равил Камалиев турында язган иде. Аны туганнары кредитка алынган машинасының бурычларын түләү өчен китте, дип аңлатты.

Чаллыда яшәгән 34 яшьлек Альфред Галимов та – Татарстаннан Украинадагы сугышка акча эшләр өчен китүчеләрнең берсе. "Алга" батальоны белән контрактын дүрт айга гына төзегән булса да, ирне ярты елсыз өенә җибәрмиләр. Ялга кайткач, "китәсем килми" дип зарлана. Бүген-иртәгә Украинага кузгалырга тиешле ир бәдрәфтә ишек тоткасына асылынып үлгән иде.

  • Татарстанда ирләрне сугышка җибәрү төрле юллар белән алып барыла. Мәсәлән район газетлары аша реклам ясап. Район журналистлары фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.
  • Килешү нигезендә хезмәткә чакыручы игълан район газетларының беренче битендә үк, өчтән бер өлешенә урнаштырыла. Аннан тыш, газетның арткы яки урта битләренә дә игъланнар куелырга мөмкин. Әлбәттә, алар татарчага тәрҗемә ителгән һәм "Ил безгә ышана", "Безнең артта ил" һәм башка шуның ише өндәмәләр белән бирелә.
  • Шулай ук районның хәрби бүлекчә җитәкчеләре, контракт белән хезмәт итүчеләр, шундый хезмәткә җыючылар белән әңгәмәләр дә басыла. Алар акча белән кызыктыруга яки "чын ир булсаң, раслап күрсәт" дигән манипуляциягә корылган.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Марафонга кадәр берничә көн элек Татарстан сугышка китү өчен контракт төзүчеләргә бер мәртәбә түләнә торган акчаны 1,5 млн сумга кадәр күтәрде. 9 июльдән исә Татарстанда кешене Украинага барырга күндерүчегә дә 100 мең сум түли башладылар. Кешене контракт төзергә дуслары, туганнары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, хакимиятләр һәм җирле оешма вәкилләре, шулай ук башка "физик затлар" чакыра ала диелгән.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2110, Башкортстаннан — кимендә 2498, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG