Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Мөхәммәт Мәһдиевнең "Кеше китә – җыры кала" әсәре нигезендә сериал төшерә башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Барлыгы 20 серия булыр дип көтелә, аларның саны артырга да мөмкин. Сериал 2025 елның гыйнварында "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалында күрсәтеләчәк.

Питрәч районының Шәле һәм Әлбәдән авылларында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә "Кеше китә – җыры кала" сериалын төшерәләр, дип җиткерә "Татар-информ". Аның режиссёры – Александр Долматов.

Әлбәдән авылында төп геройның абыйсы Шәйхи бабайның, халыкны янгыннан кисәтеп, набат кагуы турындагы күренеш төшерелә. Бу каһарманны Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов уйный, дип яза медиа.

Сериалга танылган артистларны гына түгел, җирле халыкны да җәлеп иткәннәр. Фильмда – 100гә якын театр актеры, ә халык күп булган күренешләрдә 200гә якын кеше катнаша.

Сериал 2025 елның гыйнварында "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалында күрсәтеләчәк. Барлыгы 20 серия булыр дип көтелә, әмма аларның саны артырга да мөмкин.

  • Моңарчы Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" әсәренә нигезләнеп "Торналар инеше" фильмы төшерергә теләүләре хәбәр ителгән иде. Аны төшерүгә 4,7 миллион сум бирәчәкләре дә әйтелде.
  • Шул ук вакытта былтыр мартта Татарстанның Арча, Лаеш һәм Югары Ослан районнарында татарның халык язучысы Нурихан Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" әсәре нигезендә шундый ук исемдәге фильм төшерә башлаганнар иде. Аның да режиссеры – Александр Далматов.
  • 1990 елда "Кеше китә – җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен Мөхәммәт Мәһдиев Тукай бүләгенә лаек булды. 1993 елда исә республиканың ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев фәрманы белән "Татарстанның халык язучысы" мактаулы исеме бирелде.
  • 2019 елда Төркиядә "Төрек дөньясы" журналында филолог Роза Корбанның Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повесте нигезендә Казан татарларының гореф-гадәтләре турында мәкаләсе чыккан иде.
  • Шул ук вакытта Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы мультфильмга тагын 37 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. Моңа кадәр дә бу мультфильмга 26 миллион сум биргәннәр иде инде.
  • "Генерал Шәйморатов" – 47 миллион сумга төшерелгән "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Төньк амурлары" мультфильмын – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы дип әйткән иде. "Коммерсантъ" искәртүенчә, карауга чыгарылгач, "Төньяк амурлары" 5,1 млн сум гына акча эшли алган, чыгымнар капланмаган.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, кино өлкәсе белгечләре Русиядә төшереләчәк фильмнарның темалары да, жанрлары да үзгәрер дип фаразлаган иде. Патриотик фильмнар саны артачак, диделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG