Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшәүчеләр саны бер ел эчендә 1,4 мең кешегә арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта авылда яшәүчеләр күбәя. Татарстанстат Казанда яшәүчеләр саны да арта ди. Тик башка шәһәрләрдә кимүгә таба бара.

Татарстанда халык саны 1,4 меңгә арткан һәм 4 миллион 3 мең кешегә җиткән. Бу мәгълүматны Татарстанстат чыгарды.

Статистикага күрә, быел 1 гыйнварга Татарстанда 4 млн 3 мең кеше яшәгән, ә былтыр шул ук вакытта 4 млн 1,6 мең кеше гомер иткән булган. Шул ук вакытта авылларда яшәүчеләр саны артуы күзәтеләр. Узган ел башында авыл җирлегендә 930,3 мең кеше яшәгән, ә быел гыйнварга булган белешмәләргә күрә - 933,8 мең.

Шулай ук Татарстанстат Казанда яшәүчеләр саны арта ди. 2024 ел башына Татарстан башкаласында 1,318 кеше гомер иткән, (2023 елда 1,314 млн кеше булган).

Ә башка шәһәрләрдә әйтик Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә кими.

  • Ел башыннан Татарстанда табигый кимү 61 процентка арткан, дип хәбәр ителгән иде.
  • Быелның февралендә Русия президенты Владимир Путин Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан чагында Татарстанда "туучылар санының кимүе күзәтелә" дип искәртте. Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде. Рәсмиләр Татарстанда бу елның өч аенда хатын-кызларның 60 процентын аборт ясатмаска күндерүләрен хәбәр итте.
  • 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.
  • Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
  • Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.
  • Демогарифия үзәге мөдире Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бары тик Казанда, Чаллыда, Лаеш һәм Биектау районнарында гына халык саны бераз артырга мөмкин. 20 районда исә халык саны кимү 2050 елга 25% артырга, ә 20 районда 25% кадәр җитәргә мөмкин. Иң начар фараз Яңа Чишмә районында - анда халык саны 12,5 мең кешедән 8 мең кешегә калырга мөмкин.
  • 2028 елга Татарстанда яшьләр саны 100 меңгә кимер дип фаразлана. Республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков "статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки", дип белдергән иде.
  • Шул ук вакытта ике елда Башкортстанда авылда яшәүчеләр саны 26 мең кешегә кимегән. Авыл җирләрен үстерү өчен төрле чаралар күрмәкчеләр, мәсәлән 102 гаиләнең торак шартларын яхшырту, барлык авылларның 2,2 процентында яшәүне уңайлырак итү, инженерия инфраструктурасы булдыру кебек чаралар күз уңында тотыла. Авылларга автобусларның йөрешен тәэмин итү, авыл җирлекләренә 1,29 мең белгеч җәлеп итү кебек максатлар куела.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG