Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның "Татспиртпром"ы кытайларга да ошарлык исерткеч эчемлек ясаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Оешма Кытайга алкоһол сатмакчы. Тик "Русияләр кытай эчемлеге - байцзюны өнәп бетермәгән төсле, Кытайда яшәүчеләрнең дә Русия аракысын эчәсе килми", ди "Татспиртпром" җитәкчесе.

Татарстанның хәмер җитештерүче "Татспиртпром" оешмасы Кытай базарында сату өчен алкоһолле эчемлек ясаячак. Бу хакта оешманың башлыгы Руслан Мәкъсүдов РБК басмасына сөйләгән.

Аның әйтүенчә, Русияләр кытай эчемлеге - байцзюны өнәп бетермәгән төсле, Кытайда яшәүчеләрнең дә Русия аракысын эчәсе килми. "Ул аларның мәдәни үзенчәлекләренә бик үк туры килеп бетми", дип аңлаткан Мәкъсүдов.

Хәзер "Татспиртпром" Кытайдагы партнеры Egma белән берлектә бөтен кешегә туры килердәй исерткеч ясарга уйлый. Бу байцзю да, аракы да булмаячак, мөгаен бик көчле булмаган ликерлар арасына керер, дигән ул.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Европа белән АКШ Русия аракысына эмбарго кертте. Шуңа күрә илдәге хәмер җитештерүчеләргә яңа экспорт базарлары эзләргә туры килә.

Мәкъсүдов әйтүенчә, санкцияләр аркасында "Татспиртпром" дус булмаган илләр белән элемтәләрен югалткан һәм Якын Көнчыгышка, аерым алганда БДБ илләренә йөз тота, шулай ук Көньяк Америка дәүләтләре: Аргентина, Колумбия, Мексика һәм Перу белән сөйләшүләр алып бара. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татспиртпром җитештергән хәмернең чит илләргә сатылган күләме - 10 процент кына. 2023 елда Русиянең чит илләргә аракы сатышы 2,5 тапкырга диярлек кимегән.

  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай арасында тауар әйләнеше узган ел өч миллиард доллар булган, дип хәбәр иткән иде.
  • Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта. Республика исә Кытайга каучук, пластмасслар, ягулык, авыл хуҗалыгы тауарлары чыгара.
  • Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте булдырган "Idel.Реалии" сайты Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында махсус проект тормышка ашыра. Әлеге проект белән монда танышырга мөмкин.
  • Кытайда уйгырларны эзәрлекләү һәм күзәтеп тору өчен йөзләрне таный торган камералар кулланалар.

    Моңарчы Азатлык Татарстанда йөзләрне танучы "Имин шәһәр" системы кертелгәндә Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән, дип язган иде. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан.

  • Hikvision белешмәләренә күрә, Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәт видеокамераларына нигезләнеп ясалган.
  • Татарстанда әлеге җиһазлар мәктәп һәм балалар бакчаларының, парк һәм бакчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җәмәгать киңлекләрен күзәтеп-саклап торауда кулланыла.
  • Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган.
  • Өремче - татарлар күпләп яшәгән шәһәр. Ул Синҗан-уйгыр автоном төбәгендә урнашкан. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматына караганда, 2017 елдан бирле Синҗандагы "тәрбия лагерьларына" миллионнан артык уйгыр, казакъ һәм башка мөселман халыклары кулга алынган. Халыкара оешмалар Кытай эшләрен тәнкыйтьләде, ләкин Пекин Синҗандагы сәясәтен "экстремизмга каршы көрәш" дип, ә сәяси лагерьларын "һөнәри әзерләк үзәкләре" дип атый.
  • Лагерьлардан азат ителгән уйгырлар һәм казакълар андагы җәфалаулар, көчләүләр, билгесез дарулар бирү һәм мәҗбүри хезмәткә җәлеп итүләр турында сөйләп килде.
  • Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG