Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram-каналлар: Белгородта Чуашстаннан хәрби хезмәттәшләренә атыш ачкан һәм качып киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Расланмаган белешмәләргә күрә, 11 июль кичендә булган бу атышта ике кеше үлгән, бер кеше яраланган.

Белгород өлкәсендә Чуашстан хәрбие үзе белән бергә хезмәт итүчеләргә атыш ачкан һәм качып киткән. Бу хакта Белгородның "Пепел", "Белгород-Молния" Telegram-каналлары һәм куәт оешмаларына якын дип санала торган Baza Telegram-каналы яза.

Канал мәгълүматынча, Чабаксар шәһәреннән 29 яшьлек Алексей Журавлев "дезертирлык кылмакчы булган һәм башка чыгу юлы тапмаган" һәм шуңа автоматтан ут ачкан.

Расланмаган белешмәләргә күрә, 11 июль кичендә булган бу атышта ике кеше үлгән, бер кеше яраланган.

Белгород өлкәсендә "Перехват" операциясе башланган. Әлегә рәсми фикер белдерүләр булмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG