Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Каманың полиция бүлекчәсендә җәфаланган тоткынга Русия эчке эшләр министрлыгы 500 мең сум түләргә тиеш булачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2016 елның ноябрендә Түбән Камадагы полиция бүлекчәсендә Илдар Камалиевны гаебен танып күрсәтмәләр бирсен өчен җәфалыйлар.

Татарстанның Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе полиция тарафыннан җәфаланган Илдар Камалиевка Русия эчке эшләр министрлыгыннан 500 мең сум компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Бу хакта "Травмпункт" хокук яклау проекты яза.

Камалиев үзе ике миллион сум сораган булган. Ул бу карарны шикаять итмәкче була.

2022 елның октябрендә Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең элекке стажеры Илнар Гарипов тоткарланган иде.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2016 елның ноябрендә опер вазифасына стажер булган Гарипов ике полиция хезмәткәре белән (шул исәптән Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең җинаять эзләве бүлеге җитәкчесе белән берлектә) эш бүлмәсендә Илдар Камалиевтан гаебен танып күрсәтмә бирүне таләп иткән.

Алар тоткарланучының башына пакет кидергән, сугып-тибеп кыйнаган дип саный тикшерү.

Куәт оешмасы вәкилләренең җәфалауларына түзә алмыйча Камалиев гаебен танып килүе турында гариза язган диелә.

Былтыр 26 июньдә Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе элекке полиция стажеры Илнар Гариповны "көч һәм махсус чаралар кулланып вәкаләтләрен арттыруда" гаепле дип таныды һәм аны ирегеннән мәхрүм итте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG