Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Азат халыклар университеты активистларның икенче төркемен укытып чыгарды


Әсир милләтләр атналыгында Варшауда узган чарада катнашучылар. Иллюстратив фото
Әсир милләтләр атналыгында Варшауда узган чарада катнашучылар. Иллюстратив фото

Быел Университетны Татарстан, Чуашстан, Чечня, Карелия вәкилләре тәмамлаган.

Украинаның Азат халыклар университеты деколониаль активистларның икенче төркемен укытып чыгарган. Алар өч ай буе онлайн укыган. Укытуның төп максаты — активистларга хәзерге Русия киңлекләрендә үз бәйсез дәүләтләрен төзергә булышу һәм милли-азатлык хәрәкәтләре лидерларын әзерләү.

Активистлар университетта укыган чакта геосәясәтне, халыкара хокукны өйрәнгән, дәүләт белемен, украин азатлык хәрәкәте тарихын, икътисади теорияне, мәгълүмати-психологик махсус операцияләр уздыруны, хәтта контркүзләү эшчәнлеге нигезләрен үзләштергән.

Кайбер фәннәрне укытучылар (алар арасында фән кандидатлары һәм докторлары да бар) фронтта хәрби позицияләрдә булган килеш укыткан.

Быел Университетны Татарстан, Чуашстан, Чечня, Карелия вәкилләре тәмамлаган.

"Азат халыклар университетында әсир милләтләрнең милли-азалык хәрәкәтләре өчен сыйфатлы кадрлар әзерлибез. Шул ук вакытта, якын киләчәктә аларның азат ителгән дәүләтләрендә чын лидерлар булырга бөтен мөмкинлекләре дә булачагын да аңлыйбыз", дип искәртә Халыкларның империягә каршы блогы вице-президенты һәм башкарма мөдире Олег Витвицкий.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, чит илләрдә милли хәрәкәт активистлары активлашты. Республикаларның бәйсезлеге турында сүзләр ешрак ишетелә башлады. 2022 елның язында "Азат милләтләр лигасы" булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
  • 2022 ел азагында Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелде. Аңа кадәр Рада Татарстанның бәйсезлеге турында да документ теркәде.
  • Азат милләтләр лигасында башкортлар вәкиле Айгөл Лайон Азатлыкка әңгәмәсендә"Украина тарихын белү кирәк", дигән иде. "Украиннар узган юл — ул безнең дә юл. Украиннарның тарихы бай, кызыклы. Бәйсезлекләре өчен көрәш тарихы аеруча мөһим. Украиннарның бәйсезлек өчен көрәш юлын без дә узабыз. Күбрәк белгән саен безгә җиңелрәк булыр иде, бәлки", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG