Рәссамга 77 яшь иде. Бер айлап элек ул Ангара авылында юл һәлакәтенә очраган. Күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Бакчасарай төркемендә дүрт кеше иде, 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Энвер Мамутов төрмәдә кала.
Тентүдән соң ирне тоткарламаганнар. Ул - элекке сәяси тоткын, 2018 елда иреккә чыккан Исмаил Рамазановның әтисе. Исмаил Рамазанов Кырымнан китте. Аңа карата тикшерү чаралары үткәрелә, тентү дә шул сәбәпле, дип яза "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе.
Бүген аннексияләнгән ярымутрауда кырымтатарларда тентүләр үткән. Әлегә биш кешенең тоткарлануы билгеле.
Шушы көннәрдә берничә кырымтатарны аерым камераларга ябып җәзалаганнар. Сәбәбе — аларның иртәнге намаз кылулары. Төрмә җитәкчелеге моны төрмә тәртипләрен бозу дип бәяләгән һәм мөселманнарны өстәмә җәзага тарттырган. Кырымтатарларны Русия төрмәләрендә ничек мыскыл итәләр? Шул хакта сөйлибез.
Кырымтатар ресурс үзәге белешмәләренчә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е — тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.
Шул хакта резолюция кабул ителде. Анда кырымтатарларга кылынган тарихи золымнар, аерым алганда 1944 елда булган сөргенлек, шулай ук хәзерге заманда барган кысрыклаулар да телгә алына.
Мондый гамәлләр өчен гражданнарга - өч-биш мең сум, вазифаи затларга - 25-50 мең сум, оешмаларга 200-500 мең сум штраф салыначак.
Полиция һәм Роскомнадзор фаразынча, совет диссиденты һәм хокук яклаучысы Людмила Алексеева турындагы мәкаләдә "Америка авазы" һәм "Азатлык Pадиосы" турында мәгълүмат булган, әмма аларның "ят агент" булуы әйтелмәгән.
"Өйләрендәге җылыту казаны электрсыз эшләми, өйләре җылытылмый. Суыткычлары эшләми, ә анда активистның гомере өчен әһәмиятле дару – инсулин саклана", дип сөйләгән "Крым.Реалии"га чыганагы.
Бу хакта рәсми фәрманны Укриана президенты Владимир Зеленский имзалаган.
2023 елда Чехия президенты Петр Павел Кырым ярымутравыннан кырымтатарларны сөрүне дәүләт дәрәҗәсендә хөкем итәргә кирәк, дип белдергән иде.
дәвам