"Дөнья тирәли" бүлегендә юлъязмалар шәлкемен дәвам итәбез. Зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова сәфәренең иң кызыклы мизгелләрен Азатлык укучылары белән уртаклаша. Аның чираттагы язмасы Гарәп Әмирлекләре турында.
Лайнердагы тормышның астын өскә китереп бетерделәр. Һиндстанда соңгы көннәр иде. һиндлар белән саубуллаштык. Шул вакытта кинәт вирус аркасында Италия чикләре ябылу турында хәбәр килде. Безнең корабта итальяннар күп.
Менә шул мескен ял итәргә килгән кешеләрне кире өйләренә кайтарып җибәрергә дигән боерык алдык. Кайдан кайда кадәр билетлар алып, күпме акча түгеп килгән бер гаепсез итальяннарны чын мәгънәсендә куып кайтарып җибәрделәр. Имеш, карантиндагы илдән килгәннәр икән, димәк, аларның һәммәсе дә башкалар өчен куркыныч тудыра. Шулай итеп, кораб ничектер бушап калды, төсе китте.
Ярымбуш лайнер белән "кроссинг" (кичү) алдыннан Мальдив утрауларында туктап алырга тиеш идек. Без, экипаж әгъзалары, сезонда соңгы тапкыр Мальдивта күңел ачарга, эшләмәгәнне эшләп калырга план корабыз. Алдан әллә ниләр планлаштырырга һич ярамый бит ул. Менә безне дә Мальдив хакимияте илгә кертүдән баш тартты. Гәрчә лайнер эчендә бернинди вирус булмаса да.
Эх, булмады! Булмады Һинд океанының җылы суында соңгы тапкыр коенып, назлы кояшында кызынып булмады, булмады…
ВИЗА КӨТЕП ЙӨРГӘНДӘ…
Ә шулай да, бер яхшыга бер яман дигәндәй, тиз арада маршрутны үзгәртеп, безгә шәп бүләк ясадылар. Мальдив урынына Гарәп Әмирлекләренә барачакбыз дип игълан ителде. Дубай! Кызык, Әмирлекләрдә танышларымның күбесе булып кайтты, чөнки Русиядән бирегә арзан бәядән генә турлар сатыла. Ә минем әле барган юк, анда бигрәк бай яшиләр, машиналары ай-һай икән, дип сөйләшкәннәрен генә ишеткән бар иде.
Дубайга килеп җиткәнче, өч көн рәттән диңгез кичәргә кирәк. Яңа илгә керү тәртибе дә яңача: экипаж әгъзаларына махсус виза ясатырга кирәк икән. Өч көн алдан һәммәбезне дә фотога төшерделәр. 800 кешене төшереп, документларын тутырырга безнекелергә җиңел булмагандыр. Әмма нишлисең?
Дөресен әйтәм: Әмирлекләр минем хыял иле түгел, анда бару теләге миндә беркайчан да булмады. Ул минем өчен ничектер ясалма ил кебек. Ә мин ясалмалылык яратмыйм, миңа тарих эзләре буйлап йөрергә кирәк. Ә менә дустым Артур, киресенчә, бу хакта күптән хыяллана булып чыкты. Әле килеп җиткәнче үк, минем колакка менеп утырып, кайда барачагын, нәрсә күрәчәген йөз кат сөйләде.
Дубайга килеп туктагач, иртәнге җидедә үк виза алырга чакырдылар. Фәлән кешелек чиратта торып, виза-паспортларны көтәбез. Ярты сәгать үтте. Бөтен кешенең йокысы килә, сүгенә башладылар. Баксаң, аның әле визалары да әзер түгел икән. Юкка гына уятканнар! Әйтәм бит, өч көн эчендә 800 кеше өчен кәгазь әзерләргә каян өлгерәсең?! Нибары йөз кеше генә шәһәргә чыгарга рөхсәт алды. Миңа виза эләкмәде. Дустым Артур хыялындагы шәһәрне күрергә чыгып китте, мин корабта калдым.
Берничә сәгатьтән кире килеп карарга куштылар. Аныңчы йоклап тордым. Унда да, уникедә дә виза әле әзер түгел иде. Әле йоклый, әле офиска бара-бара, көн үтте, кич җитте. Документ килмәде…
Кич Артурны очраттым. Зарлана теге. Имеш, Әмирлекләрдән әллә нәрсәләр көткән булган, әмма нәтиҗәдә күңеленә хуш килерлек бернәрсә дә тапмаган. "Ну менә бер зур бина, менә икенчесе. Менә машиналар. Шуннан нәрсә?" – ди. Артур бөтен нәрсәнең дә начар ягын гына эзли. Аны дөньяның иң матур почмагына китереп куйсаң да, ул һичшиксез: "Бу агачның шәүләсе нигә кыек төшә?!" – дип бәхәсләшәчәк. Артур шундый кеше. Без аны ачуланмыйк, ничек бар, шулай кабул итик.
Заяга үткән көнем белән хушлашырга ачык палубага чыгам. Порты ай-яй зур икән. Бездән башка тагын җиде-сигез галәмәт зур круиз лайнеры килеп туктаган. Кайберләре янында безнеке уенчык кебек кенә. Уенчык булмыйни, без бит "нибары" 2500 кунак кына утырта алабыз, ә тегеләре дүрт-биш мең кеше сыйдырырга сәләтле. Көнләшеп әйтмим, горурланып әйтәм. Лайнерларның һәммәсе дә могҗизага тиң.
Портның ябык парковкасына өр-яңа машиналар кайтарып тутырганнар. Алар шундый күп. Бөтенесе дә ап-ак. Болар кем өчен икән? Саталармы, кемгәдер бушлай тараталармы? Билгесез. Еракта Дубайның кичке утлары күренә. Матур, яп-якты. Дубай шундый якын, шул ук вакытта шундый ерак. Эх, барып булмады. Иртәгә кич инде кузгалабыз. Көн дәвамында виза килеп җитәме, юкмы?
Төн уртасында мине яңа кунакларны каршы алырга җәлеп иттеләр. Һинд, итальяннар булмаса да, әле бит башка ил кешеләре дә бар. Алман, испан, инглизләрне без Мальдивта утыртырга тиеш идек, әмма круиз башлар өчен алар Дубайга очып килергә мәҗбүр булды. "Без Мальдивның Мале башкаласында кораб көтәбез, ә ул килмәде. Ашыгыч рәвештә бирегә билетлар алдык" – диләр. Бичараларны үзгәрешләр турында кисәтеп тә тормаганнар.
Бездән алдарак Norwegian Jade корабы тора. Әле бер, әле икенче якка экипаж әгъзалары үтеп сүтеп йөри. Кибеттән кайталар, авызлары ерык. Баксаң, әлеге лайнер Сингапурдан кайткан, бөтен кунакларын тараткан һәм ике атналык карантинга туктаган икән. Биш мең кешелек лайнер буп-буш. Экипажның авызы, әлбәттә, ерык, чөнки алар ике атна ял итәчәк. Ә компания өчен нинди зур югалтулар…
КҮРЕРГӘ НАСЫЙП БУЛДЫ
Икенче көнне төшке аш тирәсендә визалы булачагыма өметем өзелде. Документ булган очракта да, урамга чыгып йөрүнең мәгънәсе юк, чөнки кич инде кузгалабыз — эшкә барасы була, дигән сүз. Иртәгә Фөҗәйрә әмирлегендә булабыз. Бәлки, шуны булса да күреп булыр дип, моңсу гына эшкә җыенып йөрим. Шунда капитан игълан итә. Баксаң, планнар тагын үзгәргән, Фөҗәйрәгә бармыйбыз, Дубайда тагын бер көн куначакбыз икән. Моны ишетү белән, офиска йөгердем. Ниһаять, миңа да виза килгән. Димәк, мин дә Дубайны күрәчәкмен!
Виза алганда сәгать инде кичке сигез иде. Соң гына чыгып барам. Иптәшләремне очраттым. Данлы "Бурҗ Хәлифә" манарасы янына җырлаучы фонтаннарны карарга алып киттеләр. "Dubai Mall" дигән дөньядагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе дә шунда урнашкан. Таксидан кичке шәһәрне күзәтеп барам. Дубай матур икән. Ничектер Казанны да хәтерләтә шунда. Казан сагындырган! Бездә пальмалар гына юк. Биналары да аның кадәр үк заманча түгел. Шулай да Дубайда өйдәге кебек рәхәт булып китте. Ясалмалылык күрермен дип көткән идем, биредә гармония таптым.
Менә "Бурҗ Хәлифә". Аның очы күккә тия. Төнлә ул меңләгән утлар белән җемелдәп тора. Фонтаннар янында кеше җыелган: барыбыз да җыр башланганын көтә. Җыр башланса, фонтаннар төрле төсләргә кереп уйный, сикерә башлый. Кайсы даһи инженер уйлап тапкандыр, әмма бу күренеш чыннан да тәэсир калдырырлык.
Музыкаль күренештән соң сәүдә үзәген йөреп чыктык. Шөкер, инде төнге уникедә кибетләре ябылып бетте, акчаны тулысынча тотып бетерергә өлгермәдем.
Бер кыргыз дустым шушы сәүдә үзәгендә эшләгән булган. "Хезмәт хакы — ике мең доллар, моннан тыш, керемнән комиссия ала идем, акча рәхәтләнеп яшәр өчен дә, җыеп барыр өчен дә җитә иде", — дип сөйләде. Кызганыч, гаилә мәшәкатьләре аркасында ул туган иленә кайтып китәргә мәҗбүр була. Ә хәзер ул безнең корабтагы кибеттә эшли.
...Сәүдә үзәге тирәсендә йөргәндә, бер ресторанга килеп чыктык. Иртәнге бишкә кадәр эшли икән. Тавык, сарык, сыер итләреннән искиткеч тәмле итеп хәзерләнгән кебаб, гарәп ипие ашап утырабыз. Шунда пыр туздырып "Ламборджини" машиналары узыша башлады. Бер, ике, өч, дүрт… Аларның берсе-берсе фәлән миллион тора. Ә монда аларны күңел ачар өчен сатып алалар. Әле ачык түбәле "Роллс-Ройслар", әле "Гелендваген"нар үтеп китә.
Дустым, аптырап:
— Бу гарәпләр нәрсә хисабына шулай бай яши соң? — ди.
— Тарихны бер дә укымадың мени син? — мин әйтәм.
Нефть һәм газ хисабына яши алар. Бу урында табигый нефть табуларына әле бер гасыр да үтмәгән, ә Әмирлекләр инде санаулы еллар эчендә генә иң бай илгә әверелде. Элек аның халкы энҗе сатып, көтү көтеп көн күрә, хәзер исә бу кешеләр иң зур йортларда яши, иң кыйммәтле машиналарда йөри, иң затлы киемнәр кия.
Ничек шулай булганмы? Эш шунда ки, кара алтын табыла башлагач, дәүләт башлыгы Зәед шәех әмирлекнең һәр кешесенә "тормыш башлар өчен" 400 мең доллар күләмендә акча бүлеп бирә. Әгәр ир-егет өйләнергә уйлый икән, дәүләт аңа 19 мең доллар акча бирә. Ләкин хатыны Әмирлекләрдә туып үскән булырга тиеш. Яшь гаиләдә бала туса, тагын саллы гына субсидияләр каралган. Тугач бер тапкыр түләнә, аннары ай саен да бирелә. 18 яшькә җиткәндә, баланың банк хисабында инде зур акча җыела. Гаиләдә өченче бала туса, банктагы кредитлар кичерелә. Белем алырга теләгән кешегә дәүләт дөньяның теләсә кайсы ноктасындагы уку йортына керергә ярдәм итә. Илнең үз университетларында бушлай белем алырга була. Медицина тулысынча бушлай. Үз илеңдәге табиблар ярдәм итә алмаса, чит илгә барып дәвалану өчен киткән акчаны дәүләт тулысынча кире кайтара. Йорт-җир булдыру өчен 274 мең доллар чамасы субсидия бүленеп бирелә. Авыру, өлкән, ятим кешеләргә дәүләт ярдәм итә. Полиция һәм хәрбиләр тулысынча дәүләт карамагында… Санап китсәң, күп ул.
Читтән караганда, бу Әмирлекләр хакимияте үз гражданнарына ярдәмгә килергә көтеп кенә тора кебек. Бу чыннан да шулай. Биредә туган кешеләр беркайчан да читкә чыгып китми. Дөнья буйлап сәяхәт итә, чит илдә укый ала, әмма барыбер туган ягына әйләнеп кайта. Чөнки дөньядагы башка бер генә ил дә үз ватандашларын бу кадәр кайгыртмый. Ә менә читтән килгән кешеләр Әмирлекләр ватандашлыгын бөтенләй ала алмый дияргә була. Моның өчен аерым шартлар үтәлергә тиеш. Ә шулай да Әмирлекләр читтән килүчеләргә күпме эш, өстәлләренә ризык бирә. Мәсәлән, кыргыз дустым үз илендә кибеттә ике мең доллар алып эшли алыр идеме? Әлбәттә, юк!
Нефть — ул Аллаһның нигъмәте. Менә шул нигъмәтне дөрес итеп кулланган очракта, аннан килгән табыш бөтен кешене баетырга, алтынга күмәргә сәләтле. Гарәп Әмирлекләре моңа ачык мисал. Бездә генә нигәдер Аллаһ биргән нигъмәтне кайберәүләр шәхси байлык дип саный, табышны үз максатларында куллана. Мин бу хакта уйламаска тырышсам да (күп уйлагач, баш авырта), барыбер нәрсәдән дә булса гыйбрәт килеп чыга. Барыбер уйландыра. Менә мин дә Дубайдан әллә ни көтмәгән идем, сокланып, таң калып кайттым әле…
Наилә ХИСАМОВА