Accessibility links

Кайнар хәбәр

ICAO оешмасы Беларус хакимиятенең Ryanair очкычын Минскига төшерүен тикшерә


Ирландия министры әлеге гамәлне "Европа авиациясе иминлегенә һөҗүм" дип бәяләп, бу юлчылар һәм экипаж гомерен куркыныч астына куйды, дип белдерде.

Сивил авиация халыкара оешмасы (ICAO) Ирландиянең Ryanair һава ширкәте очкычының Минскига төшеп утырырга мәҗбүр булуы нинди шартларда килеп чыкканын тикшерәчәк. Бу турыда Ирландия транспорт министры Имон Райан белдерде.

"Әлеге ярамас гамәлләр Европа авиациясе иминлегенә һөҗүм булды һәм Европа берлегенең ике башкаласы арасында сәяхәт иткәндә юлчылар һәм экипаж гомерен куркыныч астына куйды" дип белдерде министр.

ICAO оешмасыннан Минскидагы бу хәлне тикшерүне Эстония, Франция, Ирландия, Норвегия, Британия, АКШ, Германия, Бельгия сорады. Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре 25 июньдә халыкка чыгарылырга тиеш. Русия һәм Кытай тикшерүгә кушылудан баш тарткан, дип хәбәр итә Reuters чыганакларга таянып.

Ryanair ширкәтенең Афинадан Вильнюска баручы очкычын 23 майда юлыннан борылырга мәҗбүр итеп, Минскига төшереп утырттылар. Очкычка шартлаткыч куелу хәбәре килде, диелде, әмма бу хәбәр ялган булып чыкты. Очучыларга Беларус башкаласында төшеп утырырга киңәш ителде. Юлчылар очкычын озатып бару өчен һавага МиГ-29 истребителе күтәрелде. Беларус дәүләт медиасы мәгълүматынча, бу турыда боерыкны президент Александр Лукашенка шәхсән үзе биргән.

Беларус хакимияте шартлаткыч турында хәбәр Мински һава аланына ҺАМАС Фәлистин төркеменнән килде дип белдерде. Ләкин бу оешма әлеге вакыйгага катнашы барлыгын кире кага. Шартлаткыч турында хат җибәрүдә кулланылган ProtonMail электрон почта хезмәте белдергәнчә, хат Мински һава аланы почтасына хакимият вәкилләре Ryanair экипажына шартлаткыч булуы турында хәбәр иткәннән соң һәм очкыч Мински ягына борылганнан соң килгән.

Очкыч Мински һава аланына төшеп утырганнан соң беларус хакимияте журналист һәм блогер, Nexta Telegram-каналының элеккеге мөхәррире Роман Протасевичны тоткарлады. Беларуста ул террорчылык эшчәнлегенә катнашучы затлар исемлегенә кертелгән. Кулга алынган журналист Минскида тикшерү изоляторына китерелде. Аның белән бергә очкан дус кызы София Сапега да тоткарланды.

Ryanair очкычын эләктереп алып, көч кулланып Минскида утырту, Роман Протасевичны кулга алу вакыйгасы Көнбатыш илләренең көчле ачуын чыгарды. Европа берлеге һәм АКШ журналистны кичекмәстән азат итүне таләп итте, ә Ватандашлык авиациясе халыкара оешмасын кичекмәстән тикшерү уздырырга чакырды.

Европаның авиация җитәкчелеге Ryanair очкычы белән булган хәлдән соң дөньяның барлык ширкәтләрен иминлек максатыннан Беларусның һава киңлеген читләтеп узарга чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG